М.Шәймиев: "Татарстанда суд системасы тел тидермәслек булырга тиеш"

2009 елның 19 июне, җомга

19 июньдә Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Югары судының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Югары суды рәисе урынбасары Владимир Соловьев, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов катнашты.

Югары суд һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе бинасы 2000 елда төзелә башлаган иде. Финанслар белән кыенлыклар булуга карамастан, республика заманча 8 катлы бина төзелешен тәмамлады, хәзер законнар чыгаручы (Дәүләт Советы) һәм башкарма (Хөкүмәт) хакимиятләр янында Татарстанда төп орган булган суд хакимияте урнашты.

30,5 мең квадрат метрлы яңа бинада суд утырышлары өчен 24 зал, шул исәптә эшләрне кассация каравы өчен 10 зал каралган. Шулай ук президиум һәм квалификацияле коллегия заллары бар. Югары суд бинасында архивлар, кабул итү һәм гаепләнүчеләр бүлмәсе, психологик бушатылу, судьялар, секретарьлар бүлмәсе, китапханә, канцелярия урнашкан.

Дәрәҗәле кунаклар яңа "хуҗа" - ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов озатуында бүлмәләрне, утырышлар залларын һәм президиум залын карадылар. Минтимер Шәймиев экскурсия тәмамлангач тантана кунакларына мөрәҗәгать итте.

"Судлар теләсә нинди нормаль җәмгыятьтә кирәк, теләсә нинди хокук бозучы җәзасын алырга тиеш. Нормаль дәүләттә законга хөрмәт булырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстан Илбашы. - Судларның җиңел карары булмый, ә һәр карар гадел булырга тиеш".

"Гражданлык җәмгыятен булдыру, демократик институтларны үстерү судларга аерым җаваплылык өсти. Кешеләр гадел хөкемгә ышанырга тиеш, - дип саный Минтимер Шәймиев. - Ә хәзер мондый шартларда Татарстанда суд системасы тел тидермәслек булырга тиеш. Судья гадел хөкем чыгаруга үрнәк булырга тиеш, әмма аның карарына аз гына шикләнү дә башка уңай тырышлыкларны юкка чыгарачак".

"Бу гадел хөкем йорты төзелеп бетсен өчен тырыштык, - дип ассызыклады М.Шәймиев. - Без аны авыр вакытта төзедек. Шулай да без хакимиятнең өч тармагын бер урында, бер мәйданда җыя алдык. Хәзер бу чыннан да ирек мәйданы. Мин барыгызны яңа гадел хөкем йорты ачылу белән котлыйм".

Россия Федерациясе Югары суды рәисе урынбасары Владимир Соловьев үз чиратында Югары суд башлыгы Вячеслав Лебедев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. "Бу барлык судлар, Татарстанның бөтен суд системасы, республиканың барлык гражданнары өчен бүләк", - дип белдерде В.Соловьев.

Владимир Соловьев суд системасын үстерүдә республика җитәкчелегенең хезмәте өчен Минтимер Шәймиевка I дәрәҗәдәге "РФ Суд системасы алдындагы хезмәтләре өчен" медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International