М.Шәймиев: “Кризис чорында чыгымнарны киметү безнең төп резерв булырга тиеш”

2009 елның 8 июле, чәршәмбе

Минтимер Шәймиев депутатларның игътибарын үзенең “2010-2012 елларга республиканың бюджет һәм финанс сәясәте турында”гы докладының алдагы 3 елга бюджет юлламасы характерында булуына юнәлтте. Президент аңлатканча, анда билгеләнгән приоритетлар киләсе елда һәм алдагы елларда республика, җирле бюджетлар формалаштырганда нигез фактор буларак хезмәт итәргә тиеш.

Президент ассызыклавынча, төп бурыч - республиканың икътисади үзәген саклап калу, кризистан соңгы чорда аның конкурентлык сәләтен тәэмин итү. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, алдагы 3 елда төп игътибар бюджет кытлыгын киметү, финансларны катгый экономияләү, хезмәт ресурсларын саклау, мөһим, әмма беренче чиратта хәл ителүгә мохтаҗ булмаган бурычларны кичектерү кебек актуаль юнәлешләргә бирелергә тиеш. Президент чыгышында төп 5 приоритет билгеләп үтелде. Аларның беренчесе, катлаулы вакытка карамастан, республика халкы алдындагы социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү. Аеруча адреслы ярдәм көчәйтелергә тиеш. Минтимер Шәймиев белдергәнчә. 2009 ел бюджетында чыгымнарның өчтән ике өлеше социаль һәм торак-коммуналь өлкәләргә каралган. Президент алдагы елларда да хезмәт хакы, стипендияләр түләү, дарулар белән, югары технологияле медицина хезмәтләре белән тәэмин итү, коммуналь, транспорт чыгымнары беренче чиратта тәэмин ителергә тиеш дигән бурыч куйды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларның нәтиҗәлелеген күтәрү кирәк. Республика башлыгы ТР Икътисад, Финанс министрлыкларына һәр тармак учреждениеләре челтәрендә җентекле анализ уздырып, нәтиҗәле кулланылмаган ресурслар күләмен ачыклау бурычын куйды. Бюджет системасында тариф разрядларын билгеләүнең торышы да канәгатьләнерлек түгел. Республикада бюджеттагыларның хезмәтенә түләүнең тармак системасына этаплап 2011 елга күчеп бетү бурычы куела.

2010 елда республикада картлык буенча пенсиянең уртача күләме 7 мең 464 сум тәшкил итәргә тиеш. Шәймиев белдергәнчә, пенсионерларның пенсиясен яшәү минимумыннан түбән дәрәҗәдә калдырмау төп бурыч. Моңа ирешү өчен социаль түләүләр кертү карала. Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга бүгенге катлаулы чорда эшкә урнашу тагын да кыенлашты. Президент ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына аларны эшкә урнаштыру чараларын эшләү бурычын йөкләде. Шулай ук максатчан дәүләт заказы аша эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә алуга стимуллаштыру чаралары күрелергә тиешлеген ассызыклады. Президент социаль приоритетлар сафында шулай ук демографик процессларны стимуллаштыруны, мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәтне, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар, мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген активлаштыруны билгеләп узды. Вузларда коммерция нигезендә белем алуда бәяләрнең югары булуы да борчый. Бу белем алу мөмкинлеген киметә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Ректорлар советына бу түләүле хезмәтләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәлелеге турында документ эшләргә кушылса да, бу эш әле башкарылмаган. Шулай ук республика вузларына чит ил студентларын укырга җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк. Дәүләт, муниципаль учреждениеләрдә түләүле хезмәтләрне киңәйткәндә бәяләрнең үтемлелеген саклау да актуаль булып кала.

Президент докладында алдагы 3 елга билгеләнгән приоритетларның икенчесе – муниципалитетларның салым базасын арттыруга мотивациясен күтәрү. Җирле казнаны туендыручы төп чыганак булып җир, мөлкәт, физик затлар кеременә салым санала. Президент салым базасын арттыруга ирешкән муниципалитетларны бүләкләү аша стимуллаштыру мәсьәләсен күтәрде. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, агымдагы елның беренче яртысында салымнар җыю буенча җирле бюджетларның үтәлеше республика бюджетына караганда яхшырак. Президент белдергәнчә, бу, беренче чиратта, җирле икътисадның структурасына, аның тотрыклырак булуына бәйле. Ул җирле бюджет керемнәре мөмкинлекләрен тагын да күтәрү кирәклеген ассызыклады.

Өченче приоритет - икътисадның реаль секторын стимуллаштыруның гамәли механизмнарын эшләү, үзебездә сыйфатлы туклану продуктлары, дару препаратлары җитештерү, үзебезнең төзелеш материаллары эшләүне арттыру, автомобиль төзелешен үстерү белән бәйле. Президент бу җәһәттән июнь аенда республикада старт алган “Татарстанныкын сайла” акциясенең зур ролен билгеләп узды. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, республика предприятиеләрен финанс яктан савыктыруның комплекслы системасын эшләү мөһим. Бүгенге көндә вәзгыять шундый, чыннан да катлаулы финанс хәлендәге предприятиеләр белән беррәттән, кыен чорда җаваплылыктан бөлгенлеккә чыгып котылырга тырышучылар да бар. “Иң мөһиме бөлгенлекне кисәтү чаралары күрү, катлаулы хәлдә калган предприятиеләрне вакытында икътисади реанимацияләү кирәк”, -ди республика башлыгы. Аның фикеренчә, әгәр бу эш вакытында башкарылмаса, бу процессларны үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырышучылар артачак. Президент предприятиеләрне савыктыруның эш урыннарын саклау ягыннан да әһәмиятен бәяләде.

Дүртенче приоритет - дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрүдән гыйбарәт. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең аеруча нәтиҗәле юлларын эзләү, бюджет кытлыгын исәпкә алып, бүләкләүләр күләмен чикләү, ныклы үсештәге гражданлык институтын булдыру әнә шуңа керә.

Президент сатып алуларда Электрон сәүдә-мәгълүмат системасын тулысынча файдалануны алдагы 3 елда өстенлекле юнәлешләрнең бишенчесе буларак билгеләп үтте. Аның ассызыклавынча, яңгыратып узган приоритетларның барысы нигезендә чыгымнарны киметү ята. “Кризис чорында чыгымнарны киметү безнең төп резерв булырга тиеш” –дип белдерде ул. Аның фикеренчә, барлык җаваплы органнарның тыгыз эшчәнлеге булганда гына икътисадтагы югалтулардан китәргә мөмкин. Парламент ТР Президентының “2010-2012 елларга республиканың бюджет һәм финанс сәясәте турында”гы докладын хуплап, ТР дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары 2009 елга республика һәм җирле бюджетларны үтәгәндә, аның нигезләмәләрен кулланма итеп алырга, 2010-2012 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын һәм бюджетларын формалаштырганда доклад нигезләмәләреннән чыгып эш итәргә тиеш дигән карарга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International