Франция һәм Татарстан икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерәчәк

2009 елның 19 июне, җомга

19 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге Франция Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан һәм Франция арасындагы хезмәттәшлекне (аерым алганда, икътисад һәм мәдәният өлкәсендә) үстерү перспективалары, шул исәптән 2010 елда Россиядә - Франция, Франциядә Россия көннәрен үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Франция Республикасы ягыннан - министр-киңәшче, Франция икътисади миссиясе башлыгы Филипп Бодри, Франциянең Россиядәге Илчелегенең икенче киңәшчесе Александр Жиоржини, Франциянең Россиядәге Илчелегенең мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре буенча атташесы Мирей Шеваль, "Шнайдер Электрик" компаниясе вице-президенты, БДБ илләре буенча генераль директор Ласло Маркотан, "Эр Ликид" компаниясе генераль директоры Доминик Бертончини; Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов катнашты.

Очрашуда ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Франция һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр буш урында башланмый, ә соңгы елларда Россия һәм Франция арасында урнашкан хезмәттәшлек нигезенә таяна. Татарстан һәм Франция арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә Франция һәм Россия Федерациясе илчеләре зур роль уйный.

Республика башлыгының сүзләренә караганда, соңгы елларда Франция һәм Татарстан арасында мәдәни хезмәттәшлек һәм гуманитар өлкәдә күп нәрсә эшләнгән. Татарстан һәм Франция компанияләре икътисадның төрле тармакларында элемтәләр урнаштыра.

Очрашудан соң Жан де Глиниасти журналистларга 2008 елда Франциянең Татарстанга кертелгән инвестицияләр буенча беренче урынны алуын белдерде. Инвестицияләр икътисади хезмәттәшлекне тагын да интенсиврак итә ала. Төбәкләр арасындагы тауар әйләнешен арттырырга мөмкин. Кризис чорында биржа принцибыннан файдаланырга: акцияләрне бәяләре төшкәч сатып алырга була.

Илче 2010 елда Франциядә - Россия, Россиядә Франция көннәре үтәчәге хакында хәбәр итте. Бу мәдәни алмашу өчен киң мөмкинлекләр ача.

Тимур Акулов гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанның Жан де Глиниастиның РФ Президентына ышаныч грамоталары тапшырганнан соң визит ясаган Россиянең тәүге төбәге булуы хакында сөйләде.

Франция һәм Татарстан арасында икътисади хезмәттәшлек өлкәсендәге перспективалы проектлар арасында Тимур Акулов "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә төзелүче техник газлар эшләп чыгаручы заводны билгеләп үтте.

"Эр Ликид" компаниясе техник һәм медицина газлары җитештерүдә лидер санала. "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә проектны гамәлгә ашыруда инвестицияләрнең гомуми күләме 35 миллион евро тәшкил итәчәк. Завод тәүлегенә 200 тонна сыек кислород һәм сыек азот эшләп чыгара алачак. Һава бүлгеч җайланманы 2011 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Жан де Глиниасти Казанга кичә килде. Франция илчелеге башлыгының Татарстанга визиты өч көн дәвам итәчәк. Республикага сәфәре барышында Франциянең Россиядәге илчесе Татарстанның Лаеш районындагы электр җиһазлары эшләп чыгаручы "Шнайдер Электрик" компаниясе заводы белән танышырга, республика җитәкчелеге белән очрашырга һәм "Альянс Франсез - Казан" административ советы утырышында катнашырга, шулай ук Россия Ислам университеты, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булырга ниятли.

Иртәгә Франция илчелеге башлыгы "Аккор" кунакханәләр челтәренең (Франция) "Ибис" кунакханәсен ачу тантанасында катнашачак һәм татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International