Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казан Универсиадага, өстәмә рәвештә, 1 меңнән артык белгеч әзерләргә тиеш
2009 елның 19 июне, җомга
2013 елда Казанда Универсиада үткәрү өчен, Казан шәһәре хакимияте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, инглиз телен, икътисад нигезләрен һ.б. юнәлешләрне белгән компетентлы кадрларга ихтыяҗ өйрәнелеп, әзер белгечләргә өстәп, хәзерге вакытта төрле юнәлештәге 1152 белгечкә кытлык булуы беленгән. Аерым алганда, биредә кунакханә, ресторан бизнесларыннан кала, су белән тәэмин итү, техник һәм гидротехник корылмаларны гамәлдә куллану, физик культура һәм спорт, туризм, кино һәм телевидение режиссурасы һ.б. буенча югары квалификацияле һәм киңкырлы белгечләр турында сүз бара.
Шул хакта ачыклык керткән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, ихтыяҗ булган барлык юнәлешләр буенча да республикада белгечләр әзерләү мөмкинлеге бар. Һөнәри әзерлек буенча Татарстан җитәкчелеге исеменнән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына югары уку йортларына бюджет урыннарына өстәмә рәвештә абитуриентлар алуны рөхсәт итүләрен сорап заявка җибәрелгән. Нәтиҗәдә, бакалавриат программасы буенча кабул итү күләме 150 урынга арттырылган.
Моннан тыш, соңгы 2 елны Татарстанның "Алгарыш" программасы гранты буенча спорт өлкәсендә белгеч-тренерлар әзерләү һәм яңадан әзерләү эше гамәлдә. Аның буенча Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы мәгариф үзәкләрендә 54 белгеч әзерлек узган. Әйтик, узган елны хоккей тренерлары чит илләрдә белем эстәргә җибәрелгән булса, быелдан шушы грант буенча 5 топ-менеджер АКШ университетларына җибәреләчәк, баскетбол, футбол тренерлары шушы ук программа буенча һөнәри осталыкларын чит илләрдә чарлаячак, өстәп, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык волонтерлар әзерли. Болардан кала, тел белгечләре әзерләү дә көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Булган белгечләрне исә Бөтендөнья спорт уеннары таләпләренә туры китереп яңадан әзерләү зарур, чөнки төп таләп - инглиз телен яхшы үзләштерү. Бу юнәлеш, министр урынбасары сүзләренчә, әлегә финансланмаса да, "Алгарыш" программасы буенча кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү өчен соңгы 2 елда 15 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Бүген Универсиадага кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча "Татмедиа" агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әнә шул хакта сүз барды. Журналистлар белән очрашуга тагын Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының чит ил телләре институты директоры Аида Садыйкова, шул ук университет базасында сәләтле яшьләр белән эшли торган республика лингвистик әзерлек үзәге директоры Марина Солнышкина һәм "Premium English" инглиз теле мәктәбен гамәлгә куючы Стив Мотт килгән иде. Алар исә Казанда инглиз телен өйрәнү мөмкинлекләре турында аңлатма бирде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз