Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Социаль ипотека буенча торак төзүне тоткарлауда гаеплеләргә җәза биреләчәк"
2009 елның 19 июне, җомга
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, социаль ипотека буенча торак төзелешендә тоткарлыклар килеп чыгуда гаепле кешеләр җавап тотачак. Бу хакта Хөкүмәт башлыгы бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2009 елның 5 аенда Татарстанда 985 мең квадрат метр торак төзелгән. "Бездә статистика начар түгел. 1 июньгә еллык йөкләмәнең 49,2 проценты үтәлгән - бу узган елгы дәрәҗәдән югарырак, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Әмма без моның узган ел башлап куелган зур эшнең нәтиҗәсе булуын аңлыйбыз".
Шул ук вакытта социаль ипотека программасы буенча торак төзү алай ук кызу темплар белән бармый. 18 июньдә Дәүләт торак фонды заказчылар һәм подрядчыларны конкурс нигезендә сайлап алу процессын төгәлләде, сафка кертелүче объектларны проект-смета документлары белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителгән диярлек. Әмма, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, программа буенча торак төзү темпларын тоткарлаучы кайбер мәсьәләләр бар.
Дәүләт торак фондының 1 июнь хисабы буенча, 144 мең квадрат метр күләмендә узган ел башлап куелган эшне исәпкә алып, Фонд программалары буенча 186 мең квадрат метр торак (2688 фатир) төзелгән, бу планның 23,3 проценты дигән сүз. Ягъни быел нибары 42 мең квадрат метр торак сафка бастырылган.
Рәүзил Хаҗиевның сүзләренә караганда, шәһәр башкарма комитеты ягыннан проблемаларны хәл итү өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелсә дә, Казан зур борчу тудыра. 2 нче Азинодагы 83 мең квадрат метр мәйданны биләгән комплекс әле дә булса "нуль" циклында. Йортка газ үткәргеч сузарга кирәк, моның өчен "XXI гасыр" торак комплексындагы эшләрне 2 нче Азинога күчерергә тәкъдим ителә. Әмма Министрлар Кабинетының тиешле карары һаман да юк һәм "Газпром-трансгаз Казан" тендер үткәрә алмый.
Премьер-министрның сүзләренә караганда, берничә проблемалы мәйданчык бар. "Бу - 2 нче Азинодагы 83 мең квадрат метр, Авиатөзелеш районындагы 6 һәм 6А микрорайоннары, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Гаеплеләрнең барысы да җавап тотачак, бу шәһәргә дә, подрядчыларга да, Дәүләт торак фондына да кагыла".
Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, үз чиратында, агросәнәгать комплексы программасы буенча торак төзелешенә бәйле проблемаларга тукталды. Т.Абдуллинның сүзләренә караганда, программаны төзегәндә Дәүләт торак фонды 1,3 миллиард сумга якын инвестициягә исәп тоткан, әмма хәзерге вакытта авылда барлык инвесторлар да проектларны финансламый.
"Инвесторлар үзләренең программада катнашу теләген расласын, алай булмаган очракта без финанслауны башка районнарга бирергә әзер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
"Без төзелеп бетмәгән торакны сатып алмыйбыз. Дәүләт торак фонды төзелеп бетмәгән торакны алып, төзелеш эшләрен тәмамлый, фатирларның үз өлешен ала. Юкса безнең сатып алырга акчабыз җитмәячәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Килешү әнә шундый, аны үтәргә кирәк".
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз