Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдәге Сабантуйларга баралар
2009 елның 19 июне, җомга
Бу атна азагында Башкортстан вәкилләре күрше төбәкләрдә үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәренә бара.
Бүген Башкортстан татарлары белән башкортлары, Төмән өлкәсендә үтәчәк сабантуйга китте. Милли бәйрәмебез анда иртәгә оештырыла.
Моңа кадәр якташларыбыз өч төркемгә бүленеп, күрше Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә һәм Пермь краенда оештырылган милли бәйрәмебезгә барды һәм андагы чараларда актив катнашып кайтты.
Соңгы елларда милли бәйрәмебезне чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бергәләп үткәрү, аларга рухи күчтәнәчләр алып бару матур гадәткә әверелде. Быел да шул йолага тугры калырга булды Башкортстан татарлары белән башкортлары.
Төмән өлкәсендә, күрше Пермь краенда, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә милли диаспоралар арасында халык саны буенча татарлар беренче, аннан кала башкортлар икенче урынны биләп тора. Төбәкләр арасында төзелгән килешүләр нигезендә, хәзер милли-мәдәни чараларны оештыруга җирле хакимиятләр дә булыша. Башкортстаннан барган сәнгать осталары исә читтә яшәүче татар-башкортларга җыр-моңнарыбызны, биюләребезне алып барып күрсәтә һәм тыңлата. Төрле бәйгеләр оештыруда да Башкортстаннан барган кунаклар мәйдан уртасында була.
БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы җитәкчеләре сүзләренчә, быел да Башкортстаннан барган вәкилләр күршедәге төбәкләрдә гомер кичергән, милли җыр-моңнарыбызга сусаган милләттәшләребез белән рәхәтләнеп аралашып кайтачак. Сәнгать осталары белән бергә күршеләр Сабантуйларына милли оешмалар вәкилләре, галимнәр һәм әдипләр дә бара. Күчтәнәчкә китаплар, вакытлы матбугат басмалары һәм җырлар альбомнары да ала якташларыбыз.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз