Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ленинград өлкәсе Тосно татарлары Сабантуйга җыела
2009 елның 19 июне, җомга
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә Сабантуй 20 июньдә үтәчәк. Халкыбызның олы бәйрәме Сабантуйга тоснолылар һәрвакыттагыча киң колач белән әзерләнә. Ул быел Ленинград өлкәсе Нестеров елгасы буенда узачак.
Олы милли тантананы оештыру зур осталык һәм матди чыгымнар таләп итә. Шунлыктан өлкәдәге татар җәмгыятьләреннән бары тик Иниятулла Кутуев җитәкләгән "Изге юл" гына бу чараны оештырырга җөрьәт итә. Хакыйкать хакына әйтергә кирәк, Иниятулла Гани улы борынгы заманнардан биредә яшәгән милләттәшләр йөрәгендә сакланган изге хатирәләрне, гореф-гадәтләрне яңарту, туган моңнарны искә төшерү буенча бик зур эш алып бара. "Изге юл"да Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган кичәләр елның-елында зур оешканлык белән үтә. Тосно Татар җәмгыяте "Изге юл" 1997 елның 11 сентябрендә теркәлгән. Аны оештыруда Миргасыйм Баһаветдинов (Татарстан), Раил Габбәсов (Башкортостан), Нурия Бикҗанова (касыйм татарларыннан), Иниятулла Кутуев һәм Мирхәйдәр Имешев ( Мордовия) башлап йөри. Җәмгыять үз алдына туган телне яңарту, татар халкы аңында рухи-әхлакый торышны тудыру, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр мәдәниятен тәрбияләүне максат итеп куйган. Тосно татарлары оештырган Сабантуйда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшинның катнашуы көтелә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз