Татарстанда бер үк вакытта заманча 6 асфальт – бетон завод җибәрелде

2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

18 июньдә Татарстанда Швейцария җайланмалары белән җиһазландырылган берьюлы 6 заманча асфальт-бетон заводы эшли башлады. Арча муниципаль районында урнашкан заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Тантанада шулай ук "Амманн Групп" холдингы президенты Йохан Николаус Шнайдер-Амманн, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисе урынбасары Фоат Комаров, РФ Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Быстров, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Татавтодор" ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиев журналистларга сөйләгәнчә, заводларның алтысы да сынауларны уңышлы узды һәм бүген берьюлы эшли башлаячаклар. Апас, Арча, Мамадыш, Аксубай, Минзәлә һәм Түбән Кама заводларында җитештерелгән сыйфатлы продукция Татарстан территориясендәге федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар төзүгә китәчәк. "Амманн" җайланмасының һәркайсы 115 миллион сум тора.

"Без Татарстандагы коллегаларыбыз белән эшләвебезгә шат. Безнең техника һәм технологияләр Татарстанның юл комплексы үсешенә өлеш кертәчәк. Яхшы юллар халык хуҗалыгын үстерергә мөмкинлек бирә", - дип белдерде гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Йохан Николаус Шнайдер-Амманн.

Искәртеп узабыз, яңа комплекслар нибары бер ел эчендә сафка баскан. Заводларның алтысы да "Амманн Universal 240" җайланмалары белән җиһазландырылган. Комплекслар территориясендә шулай ук юл-төзелеш лабораторияләре, ашханәләр, көнкүреш биналары булган яңа административ-көнкүреш корпусы төзелгән.

"Амманн Universal 240" җайланмалары кайнар, җылы һәм салкын асфальт-бетон катнашмаларның барлык төрләрен дә җитештерә. Бер җайланма сәгатенә 240 тонна асфальт-бетон катнашма эшләп чыгара ала. Барлык 6 җайланманың җитештерүчәнлеге елына 750 чакрым озынлыгындагы яңа юл салырга мөмкинлек бирә.

Бүген Арча районындагы заводны ачу тантанасында Татарстан Президенты эшләп чыгарыла торган асфальтның сыйфатын контрольдә тоту лабораториясен карады. "Татавтодор" ААҖнең үзәк лабораториясе башлыгы Рәисә Бурмистрова сүзләренә караганда, сыйфатлы һәм чыдам асфальт җитештерү өчен вак таш һәм битум, шулай ук барлык компонентларны катнаштыруның төгәл пропорциясе кирәк. "Татавтодор" заводлары өчен вак таш һәм битумны Татарстан һәм Башкортстаннан китерәләр.

Аннары республика башлыгы "Татавтодор"ның заманча юл техникасы белән танышты.

Айрат Шәймиев заводны ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан республиканың һәр торак пунктына илтүче каты өслекле юл салу бурычы куелган. "Татавтодор"ны үзгәртеп кору турында карар кабул ителгән.

Йохан Николаус Шнайдер-Амманн белдергәнчә, бүген "Амманн" компаниясе өчен берьюлы 6 завод ачу - моңарчы күрелмәгән вакыйга. "Мин чәчәк атучы Татарстанда юл төзү процессында катнашуыбызга бик тә шат, - дип ассызыклады ул. - Яңа юллар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртачак һәм республика икътисадын үстерүгә мөмкинлек бирәчәк".

Николай Быстровның сүзләренә караганда, икътисади кризис шартларында юллар төзергә кирәк. Татарстанда 6 асфальт заводын эшләтеп җибәрү Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора.

"Хөрмәтле татарстанлылар, юл төзүчеләр, кунаклар! Без - республикабыз тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйганың шаһитлары", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев заводны ачу тантанасында катнашучыларга.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Татарстанда икътисадның төрле өлкәләрендә күп кенә уңышлы проектлар гамәлгә ашырылган. Әмма юл технологияләре җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган булу сәбәпле, заманча таләпләргә туры килә торган юллар төзеп булмады. Юлларның булмавы, үз чиратында, киләчәктә Татарстан икътисадын үстерергә мөмкинлек бирми. ТР юл комплексын тамырдан үзгәртеп кору һәм заманча җиһазлау вакыты җитте. "Татавтодор" компаниясен үзгәртеп кору һәм бүген ачылган 6 завод республиканың барлык территориясендә яңа сыйфатлы юллар салырга мөмкинлек бирә. Район башлыкларына һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына барлык алдынгы технологияләрне истә тотып, юл эшләре графигын төзергә кирәк булачак.

"Хәзер без заманча, озакка чыдый торган, ышанычлы юллар төзи алабыз. Бу бәхеткә илтүче юллар булачак. Мин сезгә хәерле юл телим! Әлеге яңа заводта "Без булдырабыз!" дип язылган һәм бу дөрес тә", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Арча районында заводны ачу тантанасында калган 5 завод белән видеоэлемтә урнаштырылган иде. Район башлыклары һәм "Татавтодор"ның яңа заводлары инженерлары эшләтеп җибәрүгә әзер икәнлеген белдерделәр. Татарстан Президенты һәм "Амманн Групп" холдингы президенты символик төймәгә басты һәм 6 завод берьюлы эшли башлады. Дөньякүләм таләпләргә туры килә торган яңа асфальтның беренче тонналары үзбушаткычларга төялде һәм бәхеткә, Татарстанның чәчәк атуына илтүче яңа юллар салырга юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International