Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР буенча эчке эшләр министры "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденына лаек булды
2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Россия Президенты Указы нигезендә ТР буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров "Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда куйган хезмәтләре, оператив-хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр өчен" IV дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.
Бу бүләк - Әсгать Сәфәровның хезмәтләрен тану гына түгел, ә тулаем алганда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү эшчәнлегенә бәя дә.
Искәртеп узабыз, "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән гражданнар Россия дәүләтчелеген үстерү белән бәйле дәүләт алдындагы зур хезмәтләре, хезмәттәге, халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары, Ватанны саклау эшенә сизелерлек өлеш керткәннәре өчен бүләкләнә.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы озак еллар дәвамында оператив-хезмәт эшчәнлегенең күп кенә юнәлешләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының алдынгы бүлекчәсе санала. Соңгы өч елда гына да республика эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан 120 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән, 90 меңнән артык җинаятьче җаваплылыкка тартылган, 900 берәмлеккә якын утлы корал (шул исәптән 2 гранотомет, 5 пистолет-пулемет, 80 автомат һәм 130 пистолет) законсыз әйләнештән алынган.
2006 елдан алып 10 меңнән артык наркоҗинаять ачыкланган, наркотрафикның 41 каналы (шул исәптән Нидерланд, Литва, Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан кебек ерак һәм якын чит илләрдән) ябылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз