Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Иске Казан җирлегендә "Сәләт" үзәге яшьләренең I республика җыены узачак
2009 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
21-22 июнь көннәрендә, Иске Казан җирлегендә (Биектау районы), сәләтле балалар һәм яшьләрнең республикакүләм җыены узачак.
"Сәләт" яшьләр үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, яшь буынны Иске Казан җирлеге тарихы һәм мирасы белән таныштыруны максат итеп куйган чарада язучылар, галимнәр катнашыр дип көтелә. Шул исәптән программада тарихи тыюлыкка җәяүле сәяхәт тә каралган. Моннан тыш, беренче көнне "Сәләт-тел" аланы сәлкешләре тарафыннан "Иске Казан җыены" дигән тарихи күренеш, спорт-күңел ачу чаралары каралган.
22се көнне исә биредә "Сәләттуй" була. Аның кысаларында тарихи викториналар үткәрелә һәм бүләкләүләр җыенга нокта куячак.
Билгеле булганча, "Сәләт" яшьләр үзәге быел "Звездный" лагерында дүрт алан оештыра. Алар - "Сәләт-Тел", "Сәләт-Раушан", "Сәләт-Санак" һәм "Сәләт-Шәхес" аланнары. Аларның беренчесе 10 июньдә башланып китте. Аланнарның соңгысы исә август аенда эшен төгәлли.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз