Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин: "Ирекле дружиналар оештыруда халыкның үзенең катнашуы кыйммәт"
2009 елның 17 июне, чәршәмбе
17 июньдә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты үзенең күчмә утырышын республиканың Яшел Үзән районында уздырды. Утырышның көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарында хокук бозуларга каршы профилактика алып бару белән бәйле законнарны тормышка ашыруга багышланган иде. Комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов берничә эшче төркеме белән берлектә әлеге районнардагы хәлне өйрәнгән.
Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашып, республикада җинаятьчелеккә һәм хокук бозуларга каршы эш алып бару өчен субъект вәкаләтләре кысаларында законнар базасы төзелүен, әмма аларны тормышка ашыруның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын ассызыклап үтте. "Профилактика - ул җинаятьчелек белән көрәшүдә беренче баскыч, ә җинаятьчелекне киметү - бик мөһим этап. Минем фикеремчә, законлылык комитеты да, муниципаль хакимият тә моңа аерата игътибар бирергә тиеш. Әлеге эшнең зарурлыгына карата ваемсызлык булырга тиеш түгел", - диде спикер.
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, бу юнәлештә эшләү юллары билгеле: бары тик республика дәрәҗәсендә кабул ителгән законнарны һәм карарларны үтәргә генә кирәк. "Әгәр ныклап уйлансаң, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар мәсьәләсе халыкны да, хокук саклау органнарын да борчырга тиеш", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан районында җинаятьчелекнең 25 процентка артуын искәртеп, монда милицияне генә гаепләп булмавын, көрәшне бергәләп алып барырга кирәклеген белдерде. Аның фикеренчә, ирекле халык дружиналары оештыру, аларга халыкны күпләп җәлеп итү җинаятьчелек белән бәйле вәзгыятьне бераз "йомшартырга" мөмкинлек бирер иде.
Әлегә урыннарда дружиналарның кирәклеген аңлап бетерү җитми. "Без аларга автомат алып, бандитлар тотарга кушмыйбыз бит. Сүз профилактика эше турында", - диде спикер һәм киләчәк турында уйланган җитәкчеләргә хезмәт коллективларыннан мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрен халык дружиналарына җибәрергә чакырды. "Бу эштә халыкның үзенең катнашуы кыйммәт. Ирекле халык дружиналарын оештыру - мәҗбүри чара", - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Утырышта катнашучылар "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында" республика законында халык дружиначыларын тәртип саклау вакытында яклау һәм аларга ташламалар бирү мәсьәләсен күтәрде. Спикер моңа җавап итеп урыннардан кергән тәкъдимнәрне карарга әзер булуын белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин федераль дәрәҗәдә яшүсмерләрнең кичен җәмәгать урыннарында йөрүен чикләү белән бәйле закон кабул ителүен, бу нисбәттән субъектларга үз чикләүләрен кертергә мөмкинлек калдыруларын әйтте. "Республика дәрәҗәсендә мондый законны көзгә кадәр кабул итәргә кирәк", - диде ул. Спикер сүзләренчә, әлеге юнәлештә муниципаль берәмлекләр киңәшләшү зарур. "Яшүсмерләр, кулына сыра тотып, урамда йөрмәсен. Безнең ваемсызлыгыбыз аларны җавапсызлыкка этәрә", - диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарында хокук бозуларга каршы профилактика алып баруга кагылышлы материалларны муниципалитетларга җибәрергә һәм район советлары утырышларында тикшерергә тәкъдим итте. "Урыннардагы вәзгыятьтән чыгып, өстәмә чаралар эшләргә кирәк", - дип ул, район җитәкчеләрен хокук бозу һәм җинаятьчелек белән бәйле проблемаларны хәл иткәндә, бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга чакырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 17 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз