ТР Президенты салымнар турындагы өч законга кул куйды

2009 елның 17 июне, чәршәмбе

17 июньдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Оешмаларның милкенә салымнар турында"гы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертү хакында", "Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү хакында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.

Беренче закон Татарстан Республикасы һәм (яки) җирле бюджетлардан финансланучы бюджет һәм автоном учреждениеләрнең милкен салым салулардан азат итү рәвешендә оешмалар милкенә салымнар буенча ташламалар билгели.

Дәүләт оборона заказын үтәүче сәнәгать, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, икенче закон тарафыннан алар өчен оешмаларның табышына салым буенча ташламалы салым ставкасы билгеләнә.

Өченче закон белән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләрнең категорияләренә бәйле рәвештә 5-15 процент чикләрендә дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләнә.

Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International