М.Шәймиев:"Татарстанның Ислам илләре белән хезмәттәшлек буенча салынган ныклы нигезе бар"

2009 елның 17 июне, чәршәмбе

17 - 19 июньдә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының 27 нче утырышы, Россиядә беренче тапкыр буларак, Казанда үткәрелә. Казан исә әлеге оешмада 1992 елдан бирле әгъза-күзәтүче сыйфатында һәм Россиядә тагын шундый ук дәрәҗәгә Грозный шәһәре (Чечен Республикасы) ия.

Бүген Казан Ратушасында башланып киткән утырышта 100гә якын кеше катнаша, шуларның 2 дистәдән артыгы - Ислам илләренең Мәккә, Мәдинә, Анкара, Дәмәшкъ, Һиза, Истанбул, Тәһран, Джидда, Каһирә һ.б. башкалалары һәм шәһәрләре башлыклары. Халыкара оешманың 27 нче утырышы ачылышында (ул елына 1 генә үткәрелә) ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советы генераль сәркатибе Омар Абдулла Кади, Россия Федерациясенең "Ислам конференциясе" оешмасы карамагындагы даими вәкиле Камил Исхаков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый, РФ вәкаләтле органнары вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, чит илләрнең Татарстан Республикасындагы дипломатик вәкилләре, ТР Фәннәр академиясе, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Россия ислам университеты галимнәре һәм белгечләре, шулай ук республиканың фәнни, дини һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, Казан шәһәре Думасы һәм шәһәр Башкарма комитетының вазифаи затлары катнашты.

Коръән уку белән башланып киткән әлеге форумда башлап сүз Татарстан җитәкчесенә бирелде. Президент М.Шәймиев чыгышын бисмилладан башлап, утырышта катнашучылар һәм кунакларга, оешманың генераль сәркатибе Омар Абдулла Кадига хөрмәтен белдереп, һәммәсен сәламләде. "Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының 27 нче утырышын уздыру максатында Татарстан башкаласы борынгы Казанны сайлау - безнең республика өчен зур дәрәҗә. Бу гамәлне без халкыбызның тарихи юлына ихтирам билгесе һәм хәзерге заман икътисадында, мәдәнияттә, рухи яңарышта казанышларыбызның символы итеп күрәбез", - дип басым ясап әйтте Президент. Ул әлеге территориядә Исламны кабул итү 13 июнь көнне республикада һәр елны билгеләп үтелүен белдереп, быел шушы вакыйгага 1120 ел тулганлыгы белән котлады.

"Россия Ислам уммасы, Татарстан мөселманнары үзләрен Ислам дөньясының бер өлеше итеп тоялар, дин кардәшләр белән сөйләшүгә, хезмәттәшлеккә әзер һәм, куанычка, бу ниятләр Россия Федерациясе җитәкчелеге ягыннан аңлау һәм ярдәм таба", - дип, Президент илнең "Ислам конференциясе" оешмасының һәм аның структур подразделениеләрендә күзәтүче сыйфатында катнашуын фикеренең ачык дәлиле буларак китерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Ислам дөньясының дәрәҗәсе үсә бара һәм бу аның бай үткәне, динамик үсештәге бүгенгесенә бәйле. Бөек цивилизация дәвамчылары булган Ислам илләре заманның катлаулы һәм башкаларга үзара бәйле дөньяда дәрәҗәләрен саклап, үзләренең традицион рухи, мәдәни һәм икътисади кыйммәтләрен яклый киләләр. Көчләү культына, чиксез байлык туплауга Исламда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр альтернатива булуы ачыклана бара, диде М.Шәймиев һәм: "Шик тә юк, Ислам илләре халкының этник составы ягыннан төрле, теге яки бу дәүләтләрнең сәяси кыйблалары да төрле булырга мөмкин, шулай да, хезмәттәшлеккә, үзара аңлашуга омтылу һәрвакыт интеграциянең төрле формаларын китереп чыгара, заманча җәмгыять үсешендәге проблемаларда якынайта", - дип искәртте.

Татарстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы - халыкара оешмалар арасында иң дәрәҗәлеләренең берсе һәм бу оешма структурасына кергән мэр үтә мәртәбәле урын били. "Үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, мөселманнар киләчәккә йөз тота. Мәккә, Истанбул, Каһирә, Дубай кебек мин атаган берничә каланың кабатланмас йөзен күзаллау да җитә. Халыкара туризм өчен Ислам илләре башкалалары күптән үзләренә җәлеп итә: дөньяның барлык почмакларыннан да ел саен миллионлаган кеше андагы үзенчәлекләрне карарга килә, бу исә исламга ягылган миф белән көрәштә уңышлы ысул булып тора", - дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасының 3 дистә елга якын вакыт эчендә үзара хезмәттәшлектә тәҗрибәсе бай булуын искәртеп, оешманың сәясәтне читкә куеп, шәһәр инфраструктурасы, шәһәр хуҗалыгы проблемаларын хәл итү өчен очрашып, шушы мәсьәләләрне уртага куеп сөйләшү өчен җыелуларын мөһим гамәл буларак бәяләде. "Миллионлаган мөселман яшәгән һәм хезмәт куйган Россия - Ислам дөньясының күптәнге партнеры һәм, федератив дәүләт буларак, илебез төбәкрара һәм халыкара элемтәләрне ныгыту яклы. Аңлашыла ки, бу мәйданда һәр төбәкнең үзенең үзенчәлеге бар. Татарстанның исә Ислам илләре белән хезмәттәшлек өчен бу мәсьәләдә элеккегедән үк салынган ныклы нигезе бар", - дип, Татарстан Президенты М.Шәймиев, форсаттан файдаланып, бу юнәлештә республиканың хезмәттәшлеккә омтылышларын хуплаган, ярдәм иткән өчен Ислам илләре башлыкларына рәхмәт белдерде. Евразия киңлегендә урнашкан Татарстан, ислам дине таралышы буенча иң төньяк төбәк һәм христиан дине белән исламның янәшә тату яшәеше буенча күп гасырлык тәҗрибәсе булган республиканың хезмәттәшлеккә әле дә ачык позициядә торуын һәм соңгы елларда республика Ислам илләрен күбрәк җәлеп итүен билгеләп үтте. Күптән түген Казанда Ислам яшьләре форумы, Ислам Фәннәр академиясе сессиясе, Ислам Үсеш Банкы белән инвестицион конференция һ.б. чаралар уздырылуы да күп нәрсә турында сөйли, диде Президент. Россия ислам университетының Казанда эшләвен, Татарстан һәм аның башкаласы Казанның "Ислам конференциясе" оешмасы һәм Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга, җәелдерүгә йөз тотуын Президент аерым билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Татарстан "Ислам конференциясе" оешмасының 37 дәүләте һәм төбәкләре белән хезмәттәшлектә тора, 3 ил белән - күзәтүче сыйфатында. Хәзерге форумның М.Шәймиев бу юнәлештә үсештә этәргеч буласына ышаныч баглавын яшерми.

"Татар халкының күркәм гореф-гадәтләре, мәдәни хәзинәләре сезнең күңелгә хуш килер дип ышанам", - дип тәмамлады республика җитәкчесе чыгышын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International