"Йолдызлык" Мәскәүгә җыена

2009 елның 17 июне, чәршәмбе
Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча "Созвездие - Йолдызлык" дәүләт үзәгеннән бер төркем кеше Халыкара яшьләр көнендә Мәскәүгә барачак. Анда Зур Кремль сараенда "Россия гаиләсе - 2009" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. "Йолдызлык" әлеге бәйгенең "Социаль партнерлык" номинациясендә җиңү яулаган. Үзәкнең җи­тәкчеләреннән тыш, Мәскәүгә фестиваль җиңүче­ләре дә чакырулы. Алар иҗади номерлар белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International