ТР Президенты исеменә Вәгыйз Минһаҗевтан телеграмма килде

2009 елның 16 июне, сишәмбе

ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Вамин-Татарстан" ААҖнең генераль директоры Вәгыйз Минһаҗевтан телеграмма килде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Телеграммада: "Сезгә зур канәгатьлек хисе белән "Вамин-Татарстан" ААҖ коллективы тарафыннан беренче тапкыр тулай савым күләме тәүлегенә 500 тоннага җиткерелүен белдерәм. Бу Татарстан инвесторлары арасында гына түгел, ә Россия Федерациясе компанияләре арасында да иң югары күрсәткеч. Көн саен җәмгыять предприятиеләрендә 2000 тоннадан артык сөт эшкәртелә, 150 төрдән артык продукт җитештерелә. Бу нәтиҗәләргә Сезнең һәм республика хөкүмәте ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Без Сезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм "Вамин-Татарстан" ААҖ коллективы тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылачак, дип ышандырабыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International