Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ф. Мөхәммәтшин РФ судьяларының Казанда узучы квалификацион коллегиясендә катнашты
2009 елның 16 июне, сишәмбе
16 июньдә Казанда Россия Федерациясе судьяларының квалификацион коллегиясе уза. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов та катнашты.
Утырышта коллегия рәисе Валентин Кузнецов билгеләп үткәнчә, коллегиянең күчмә утырышлары моңарчы Владивостокта, Мурманскта, Ростовта, Алтайда һәм Мәскәүдә узган. "Коллегияләрнең төбәкләрдә узуы безгә аларны нәрсә борчуын ачыкларга, чыгарган карарларыбызның дәлилле һәм дөрес булуына ярдәм итә", - диде В.Кузнецов. Һәм утырышларны кайсы төбәктә уздыру турындагы карарны коллегия әгъзаларының күмәк тавыш бирүе нәтиҗәсендә кабул итүләрен хәбәр итте.
Спикер Фәрит Мөхәммәтшин чираттагы коллегияне уздыру урыны итеп Казанны сайлап алуларына рәхмәт белдереп: "Бу безнең өчен принципиаль яктан бик мөһим, моннан бик күп файда алабыз", - дип билгеләп үтте. ТР парламенты башлыгы сүзләренчә, Россиянең Татарстан территориясендә эшләүче судлар җитәкчеләре белән ике арада принципиаль һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан.
Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырышта Россия Федерациясе судьяларының квалификацион коллегиясен "калкан һәм кылыч" итеп күз алдына китерүен әйтте. "Кылыч - кайвакытта үз эшенә карата гадел һәм таләпчән булмаучыларга, ә калкан - бөтен суд җәмәгатьчелеген гәүдәләндерә, аерым судьяларны һәм Россия Федерациясе суд хакимияте абруен яклау өчен", - диде ул.
Татарстан парламенты башлыгы республиканың икътисади кризис шартларындагы эшчәнлегенә тукталып, хәзерге вакытта федераль үзәк белән берлектә әлеге кризисның нәтиҗәләрен киметү өстендә эшләүләрен билгеләп үтте. Татарстанның агымдагы ел бюджетына кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Кризисның 2013 елда узачак бөтендөнья җәйге Универсиадага "китереп сукса" да, республиканың аны үткәрү ниятеннән кайтырга җыенмавын да белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда Конституция, Югары һәм Арбитраж судлар эшли, җәмәгать судьялары институты ныгып килә: судлар ярдәмендә үз проблемаларын чишүче халыкта тагын да ышаныч уята.
Спикер үз чыгышында соңгы арада россиялеләрнең Кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итүләрнең артуы борчылу тудыруын, бу вәзгыятькә анализ ясарга кирәклеген, ашыгып нәтиҗә ясарга ярамаганлыгын белдерде. Спикер коллегиядә катнашучыларны ТР Югары судының яңа бинасын ачу тантанасына чакырып, республикада суд органнары эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудырылуын хәбәр итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 16 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз