Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
В.Путин 2013 елгы Универсиадага әзерләнүне дәүләтнең өстенлекле бурычы дип саный
2009 елның 16 июне, сишәмбе
РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Казанда узачак Универсиадага әзерләнүне урта сроклы перспективага өстенлекле бурычларның берсе дип атады.
"Киләсе елның төп өстенлеге, әлбәттә инде, пенсияләрне арттыру, шуннан соң белем бирү, демографик проектлар, сәламәтлек саклау. Оборонага сәләтлелек һәм иминлекне тәэмин итү, космик программаларны гамәлгә ашыру, ГЛОНАСС системасын булдыру, төбәк бюджетларының балансын саклау, зур Халыкара форумнар - 2014 елгы Сочи Олимпиадасы, 2012 елда Владивостокта узачак АТЭС саммиты һәм Казандагы Универсиадага әзерләнү кебек мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк", - диде кичә Владимир Путин "Федераль бюджетның 2010 елга һәм 2011, 2012 елларның план чорына төп башлангыч характеристикалары һәм бюджет чыгымнарын формалаштыру принциплары турында" дигән мәсьәлә буенча узган киңәшмәдә.
Россия Хөкүмәте башлыгы ассызыклап үткәнчә, хәзерге шартларда өстенлекләрне бүлү актуальлеге кимрәк булган юнәлешләрдә чыгымнарны киметүне таләп итә. Шуның белән бергә чыгымнарны чикләү сәясәте 2011, 2012 елларда да дәвам итәргә тиеш.
"Шунлыктан безнең төп резерв - бюджетның һәр сумының нәтиҗәлелеген арттыру, дәүләт функцияләрен үтәүнең тагын да нәтиҗәлерәк юлларын эзләү", - дип ассызыклады Премьер.
МА "Татар-информ", 2009 елның 16 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз