Сабантуйны ачу тантанасыннан соң паркның зур сәхнәсендә концерт башланып китте, анда Ташкентның "Яшьлек", "Дуслык", "Болгар", "Якташлар", "Сарман", "Урал" үзешчән татар-башкорт ансамбльләре, Нәваи шәһәренең "Бәйрәм" татар ансамбле, Ташкенттан исемнәре бөтен Үзбәкстанга мәгълүм татар җырчылары, Казаннан килгән Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, Разия Гайнуллина һәм башкалар катнашты.
Паркның икенче сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Баймурзина җитәкчелегендәге "Дуслык" татар-башкорт иҗат берләшмәсе үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Сәхнә янында корылган кызыл чатырда татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре һәм киемнәре куелган иде.
Өченче сәхнәдә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршында эшләп килүче "Үзбәкстанның татар яшьләре" төркеме чыгыш ясады. Туган якны өйрәнүче Рафаэль Зарипов Үзбәкстан татарларының борынгы фотосурәтләреннән күргәзмә оештырды.
Паркның төрле почмакларында традицион ярышлар, уеннар үткәрелде, көрәшчеләр бил алышты. Аларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.