Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
16 июньдә "Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль" XIV Халыкара күргәзмәсе ачыла
2009 елның 16 июне, сишәмбе
16-19 июнь көннәрендә Казан ярминкәсенең күргәзмәләр үзәгендә "Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль" XIV Халыкара күргәзмәсе мәйдан тотачак.
Әлеге күргәзмә шушы өлкәдәге белгечләргә автомобиль төзелешенең дөньякүләм казанышлары, Россия һәм чил илләр җитештерүчеләре эшләп чыгарган автомобильләрнең яңа модельләре белән танышып була торган һөнәри вакыйга буларак мәгълүм, диелә Казан ярминкәсеннән алынган хәбәрдә. Күргәзмәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Самара, Чабаксар, Ногинск шәһәрләре предприятиеләреннән премиум-класслылардан алып чагыштырмача әллә ни югары булмаган бәядән автомобиль сәнәгате продукциясе, запас частьләр, автохимия һәм косметика, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтүдә кулланыла торган товарлар һәм технологияләр тәкъдим ителәчәк. "Автолига" компаниясе күргәзмәгә килүчеләрне эксклюзив автомобильләр (арада илдә 1әр генә калганнары бар) катнашындагы шау-шулы мәгълүмати программасы белән шаккатырырга җыена. Әлеге компания оста куллары автомобильнең яньчелгән урыннарын буяу таләп ителми торган технологияләр кулланып, хәтта автоның төсен буяп тормый гына төсен үзгәртеп, сурәтләр ясап һ.б. төр хезмәт күрсәтеп булуын урында ук күрсәтәчәк.
"Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль" XIV Халыкара күргәзмәсе рәсми рәвештә 16 июньдә 12.00 сәгатьтә 1 нче павильонда ачылачак. Күргәзмә Казан ярминкәсе тарафыннан, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән оештырыла.
МА "Татар-информ", 2009 елның 16 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз