Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Ислам шәһәрләре башлыклары белән очрашты

2009 елның 15 июне, дүшәмбе
17-19 июньдә Казанда уздырылачак Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының XXVII утырышында катнашу өчен Татарстан башкаласына килергә өлгергән шәһәр башлыклары белән бүген мэр Илсур Метшин беренче очрашу үткәрде. Казан Ратушасында булган очрашуда әлеге оешманың генераль сәркатибе Омар Абдулла Кади, Согуд Гарәбстаныннан Мәккә шәһәре башлыгы Оссама Фадхул Әл Бар, Фаләстиннән Әл Кудс шәһәре башлыгы Әл Хаҗ Зәки Әл Кхадер Әл Гүл, Катарның Доха шәһәре муниципалитеты җитәкчесе Ибраһим Абдулла Әл Мәлки, Мисырдагы Гиза шәһәренең Төньяк районы рәисе Абделхалек Азоз Абделхалек Али һәм шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Казанда гына түгел, бөтен Россия күләмендә беренче генә тапкыр үткәрелә торган әлеге форумны Татарстан башкаласында уздыруга мөмкинлек биргәннәре өчен кунакларга рәхмәт белдереп, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин шушы хокук өчен шәһәрнең соңгы берничә ел дәвамында бу юнәлештә максатчан эшләвен белдерде. "Без сезнең белән 1992 елдан бирле хезмәттәшлек итәбез һәм чараларның күпчелегендә катнашып киләбез, гомумән, Казан Россия шәһәрләре арасында Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасының иң актив әгъзасы булып тора, алар белән элемтәләрне киңәйтүгә зур әһәмият бирә", - дип билгеләп үтте ул.

И.Метшинның: "Россия - күп милләтле дәүләт, ләкин Татарстан арада, беренче чиратта, күп төрле халыкларның бер-берсе белән янәшә гасырлар дәвамында тыныч гомер итүе белән аерылып тора", - дигән сүзләренә, Мәккә башлыгы Оссама Фадхул Әл Бар Ислам дөньясының Татарстанга һәм аның башкаласы Казанга зур ихтирам белән каравын, югары бәяләнүен һәм бу республика җитәкчесе Минтимер Шәймиевнең тырышлыгына бәйле, дигән фикерен белдерде.

Административ советның XXVII утырышында исә оешма составына 54 илнең 140тан артык башкаласы һәм шәһәре кергән, Казандагы форумда исә 100ләп кеше катнашыр дип көтелә. Аның барышында Ислам илләре башкалалары һәм шәһәрләре оешмасына кергән муниципалитетларның казанышлары чагылдырылган күргәзмә, сөйләшүләр, аерым очрашулар уздыру да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International