Документка кул кую тантанасында катнашу өчен "КАМАЗ"га Виктор Клочай җитәкчелегендәге "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" ААҖ делегациясеннән тыш РФ транспорт министры Игорь Левитин һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов килде. Киңәшмәдә шулай ук Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков та катнашты.
Кунаклар компаниянең генераль директоры Сергей Когогин озатуында "Камминз-Кама" уртак предприятиесендә, Автомобиль заводында, Фәнни-техник үзәктә булдылар. Алар анда "КАМАЗ" ААҖнең заманча автомобиль техникасы күргәзмәсен карады һәм "КАМАЗ-мастер" спорт командасы эше белән танышты.
РФ транспорт министры Игорь Левитин экскурсиядән соң рейсталинглы "КАМАЗ" руле артына утырды һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән "КАМАЗ" ААҖнең генераль дирекциясе янына килде.
"Бүген без Чаллыда Россия Федерациясендә тәүге килешүгә кул куйдык, ул Россиянең юл предприятиеләре өчен "КАМАЗ" автомобильләре сатып алудан гыйбарәт. Гомумән, "КАМАЗ" ААҖ өчен бу озак вакытлы хезмәттәшлек. "КАМАЗ"лар Себер һәм Ерак Көнчыгыш аэродромнарын кардан чистарту өчен файдаланылачак", - диде РФ транспорт министры Игорь Левитин. Министр шулай ук барлык автомобильләрдә дә техника эшенең нәтиҗәлелеген күзәтергә мөмкинлек бирүче ГЛОНАСС системасы куелачак, дип өстәде.
"Кризис шартларында 3,5 млрд. сум "КАМАЗ"ның бүгенге көндә булган заказларыннан тыш, җитди ярдәм булып тора. Бу бер юллык кына эш түгел, ә системага салынган эш, киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез", - дип белдерде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.