Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
И.Метшин: "Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен 40 мәйданчык кына аз"
2009 елның 15 июне, дүшәмбе
Башкала базарларында булган барлыгы 10197 урынның 2053е буш тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, бакчачыларга үзләренең товарларын сатуда шәһәр базарларындагы сәүдә урыннарына квоталар гамәлдә. Хәзерге вакытта Казан базарларында азык-төлек белән сәүдә итү өчен 2397 урын бирелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен арендалау буенча ташламалы шартларда 728 урын каралган. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм җылы яклардан карбыз, кавын ише татлы җиләкләр китерелеп сатыла башлагач, ел саен казанлылардан һәм ЮХИДИ, хокук саклау органнары вәкилләреннән шикаятьләрнең күпләп алынуын исәпкә алып, быел 19 февральда Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән "Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга чыгару турында"гы 821 нче карарына ярашлы рәвештә, республикадагы җирле җитештерүчеләр, фермерлар товарларын сату өчен, 40тан артык мәйданчык оештырылган. Бакча культураларын сату урыннарын аерым тәртипкә салу максатында, бу ай беткәнче район хакимиятләреннән әлеге объектларның урнаштырылышына өстәмәләр кертү буенча тәкъдимнәр туплана.
Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә шул мәсьәлә буенча чыгыш ясаган шәһәрнең икътисади үсеш комитеты рәисе Айрат Шәрәповның әлеге мәгълүматлары буенча мэр Илсур Метшин 40 сәүдә мәйданчыгы гына авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларга аз, аеруча көзгә табарак алар санын арттыру кирәк, дип белдерде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 15 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз