Кремльдә очрашу

2003 елның 5 июле, шимбә
5 июльдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия сугыш кирәк - яраклары агентлыгы генераль директоры Виктор Холстов сугыш кирәк - яраклары җитештерү тармагы предприятиеләрендә хәлне савыктыру юлларын тикшерде.

Инде хәбәр ителгәнчә, "Росбоеприпасы"ның яңа башлыгы моннан 2 ай ярым элек Зиновий Пакны алмаштырды. Узган атна ахырында ул "Серго исемендәге Зеленодол заводы"нда, "Точмаш"та, Казан дары заводында һәм Химик продуктлар дәүләт фәнни - тикшерү институтында булды.
Шушы предприятиеләрдә эшләрнең торышы Татарстан Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында узган киңәшмәдә тикшерелде. Казанда агентлыкның генераль директоры җитәкчелегендә "Росбоеприпасы" вәкилләренең ике көнлек эш йомгаклары буенча 4 июльдә Татарстан Министрлар Кабинетында йомгаклау беркетмәсенә кул куелды.

Документлар һәм Казан Кремлендә очрашуда катнашучылар әйткән тәкъдимнәр белән танышып, Минтимер Шәймиев ил оборонасы өчен стратегик әһәмиятле предприятиеләрнең финанс - хуҗалык эшчәнлеген нормальләштерүгә, шулай ук аларның потенциалын алга таба файдалануга юнәлдерелгән чараларны хуплады. Дәүләт оборона заказын берникадәр арттыру тармактагы хәлне савыктыруга булышлык итәчәк.

Әмма ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов сүзләренә караганда, төп игътибар предприятиеләрнең финанс - хуҗалык эшчәнлеген барлык юнәлешләрдә оптимальләштерүгә юнәлтеләчәк. Казна заводларыннан тыш та тыныч продукция эшләп чыгаруга да игътибар биреләчәк.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев ассызыклап әйткәнчә, республика җитәкчелеге Россия сугыш кирәк-яраклары агентлыгы белән берлектә сугыш кирәк-яраклары җитештерү тармагы предприятиеләренең шактый катлаулы проблемаларын хәл итү өчен барлык кирәкле эшләрне эшләргә ниятләнә.

В. Холстов фикеренчә, июнь аенда үзенең 215 еллык юбилеен билгеләп узган Казан дары заводы буенча кабул ителгән карарны тормышка ашыру механизмын эшләү бу өлкәдә беренче чираттагы бурыч булып тора. 26 июньдә ул казна предприятиесе буларак теркәлде. "Точмаш" заводы базасында да казна предприятиесен булдыру процессын тизләтү актуаль эш булып тора. Моннан тыш, Серго исемендәге заводның тотрыклы эшләвен һәм югары җитештерү потенциалына ия булуын күрсәтеп узып, "Росбоеприпасы" башлыгы шушы предприятиедә кәсәбәчелекне алга таба киңәйтүне алга сөрде.
Бу тыныч тормыш өчен кирәкле продукция төрләренә дә кагыла. Конверсияне уңышлы уздыру һәм җитештерүне яңарту нәтиҗәсендә предприятие кырыс кризистан чыгу белән генә чикләнмәде, җитештерүне арттыра да бара.

Тыныч тормыш өчен җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ, 6 айның башлангыч йомгаклары буенча, гомуми күләмнең 85 процентын алып тора һәм арта бара. Россиядә, чит илләрдә "ПОЗИС"ның менә дигән суыткычлары популярлык казанды. Биредә Европа технологияләре буенча җитештерелә торган изотермик әрҗәләрдә яхшы сатыла.
Алар продуктлар ташу өчен кирәк. Заводның генераль директоры Радик Хәсәнов сүзләренә караганда, бүген аңа ихтыяҗ тәкъдимнән ике тапкыр югарырак. Быел шушы продукцияне эшләүгә заказны Россия Оборона министрлыгы да бирде. Казан Кремлендә очрашуда ТР Президенты каршындагы социаль - икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшче Марат Сафиуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International