Гөлнара Галкина-Сәмитова "Вызов России" турнирында беренчелекне алды

2009 елның 14 июне, якшәмбе
Мәскәүнең "Янтарь" стадионында "Вызов России" халыкара җиңел атлетика турниры узды. Анда дүрт Олимпия чемпионы катнашты.

3000 метрга каршылыклар белән йөгерүдә Олимпия чемпионы Чаллы спортчысы Гөлнара Галкина-Сәмитова 1500 метрга йөгерү буенча Пекинда шундый ук арага йөгерүдә җиңгән Нэнси Лагатны узды. Гөлнара сезонда иң яхшы нәтиҗәләргә (4.02,34) иреште, Нэнси Лагат шәхси рекорд куйган Анна Лучкинага да оттырды, дип хәбәр итә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International