Болгарга 15 меңнән артык мөселман барды

2009 елның 13 июне, шимбә
13 июньдә Болгар шәһәрендә ислам дине кабул итүгә 1120 ел тулуга багышланган чаралар үтте.

Мөселманнар җыенында якынча 15 меңнән артык кеше булган. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һ.б тарафыннан оештырылган тантанада Төркиянең дин эшләре министры Али Бардак углы, илнең 20дән артык төбәгеннән дин әһелләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International