Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Балык Бистәсендә Сабантуй узды
2009 елның 14 июне, якшәмбе
14 июнь көнне ТР Балык Бистәсе муниципаль районында Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Казан май комбинаты" ААҖнең Директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һ.б. кунаклар катнашты.
Милли бәйрәм дога укудан башланды. Аннары бәйрәм кунаклары каршында Балык Бистәсе муниципаль районының муниципаль берәмлек башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Ул район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Илһам Вәлиев сүзләренчә, быел район мөгезле эре терлек санын, ит һәм сөт җитештерү, сату күләмен арттырып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
"Киләсе елда Балык Бистәсе тагын да зуррак уңышларга ирешер һәм җиңүләр яулар дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте ул. Илһам Вәлиев ТР Президенты Минтимер Шәймиевка, ТР Дәүләт Советына, республика Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Зилә Вәлиева район халкын ТР Президенты, Татарстанның депутатлар корпусы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән котлады. "Сабантуй борынгы бәйрәмнең традицияләрен һәм мәдәният үсешенең заманча тенденцияләрен берләштереп, буыннан буынга күчү мисалы, татар халкының үзара аңлашу һәм бердәмлек символы булып тора", - диелә Татарстан Президенты хатында.
Зилә Вәлиева барлык бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга уңышлар һәм бәйрәм кәефе теләде.
Дмитрий Самаренкин үз чиратында, Сабантуй күңелле бәйрәмнәрнең берсе, дип билгеләп үтте. "Сабантуй республикада яшәүче барлык милләт халкын берләштерү бәйрәме булып тора", - дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты. Бүген мәйданда төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Сабантуй мәйданына төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңгән танылган көрәшчеләр чыкты. Россия һәм республика чемпионатлары батыры, РФ һәм ТР спорт мастеры Илнар Әхмәтҗанов Сабантуй батыры булып калды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз