12 июньдә ТР район үзәге Нурлат шәһәрендә берьюлы өч бәйрәм: Россия көне, шәһәрнең 100 еллыгы һәм Сабантуй билгеләп үтелде. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Нурлатның төп мәйданында бәйрәм тантаналарын ачып, Нурлат муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы Наил Шәрапов Нурлатның үз тарихында тимер юл будкасыннан алып заманча шәһәргә кадәр зур юл үтүен билгеләп үтте. Әмма бер нәрсә - халыкның туган җиргә булган мәхәббәте генә үзгәрешсез кала.
"Нурлат үзенең 100 еллыгын лаеклы рәвештә каршылый", - диде район башлыгы һәм Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
"Мин Нурлат тагын 100 ел узгач та яңа үрләр яулар, зур җиңүләргә ирешер дип өметләнәм. Иң мөһиме, биредә безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз бәхетле яшәячәк", - дип белдерде Наил Шәрапов.
"Хөрмәтле нурлатлылар! Шәхсән үз исемемнән, ТР Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сезне шәһәрнең 100 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм", - дип сәламләде нурлатлыларны Минтимер Шәймиев. Президентның сүзләренә караганда, республикада яшәүче күп милләтле халыкның, моннан алдагы буыннарның хезмәте нәтиҗәсендә нурлатлылар Татарстанның бу почмагын үрнәк төбәккә әйләндерде.
"Сезгә нәтиҗәле һәм файдалы хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - дип ассызыклады республика башлыгы. - Нурлатлылар алга таба да зур уңышларга ирешер дип өметләнәм". Татарстан Президенты нурлатлылар арасында хезмәт геройлары - игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләрнең күп булуын белдерде. Ул район җитәкчеләре Габбас Гыйматдинов, Фатыйх Сибагатуллинның уңай ролен билгеләп үтте, алар ярдәмендә район зур үзгәреш кичерде.
"Бүген бөтен республикада, авыллар һәм район үзәкләрендә милли бәйрәмебез - Сабантуйлар башланып китә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. ТР Президентының сүзләренә караганда, Сабантуй хезмәт сөючән татар халкының рухын башка бәйрәмнәргә караганда ныграк чагылдыра. Соңгы елларда Сабантуй Татарстаннан читтә дә киң колач белән билгеләп үтелә башлады.
Бу көнне Сабантуй мәйданына Казан, Татарстан, район белән чиктәш Самара, Ульян өлкәләреннән генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә (Нурлат соңгы берничә елда алар белән эшлекле һәм мәдәни элемтәдә тора) күп кенә кунаклар җыелды. Ел саен Нурлат делегациясе әлеге ике шәһәрдә узучы Сабантуйларда катнашып килә: үзенең чатырын кора, анда теләгән һәркем Нурлат районы хезмәтчәннәре ирешкән казанышлар белән таныша, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын карый, халык осталары эшләгән әйберләрне сатып ала, милли ризыклардан авыз итә ала.
Нурлатка нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган быелгы Сабантуйның программасы төрле чараларга бай булды. Районның бер генә предприятиесе, хезмәт коллективы да читтә калмады.
Кавказ һәм үзбәк диаспорасы вәкилләренең чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәде. Моннан тыш, районда яшәүче татар, рус һәм чуаш халыкларының шәһәрчекләре дә оештырылды.
Сабантуй мәйданында район территориясендә эшләүче дүрт иң эре нефть предприятиесе (Нурлат нефть һәм газ чыгару идарәсе, "Зүзәйнефть", "РИТЭК" һәм "Татнефть"нең Нурлат бораулау эшләре участогы) тәкъдим ителде.
Сабантуйның йөзек кашы, әлбәттә инде, милли көрәш. Келәмдә Нурлатның күп кенә данлыклы көрәшчеләре үз көндәшләре белән бил алышты. Алар арасында билбау көрәше буенча дөнья һәм ил чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары Илдар Аббасов, Владимир Зуйков, Хафиз Вәлиев бар.
Сабантуйда катнашучылар ат чабышлары үтә торган мәйданда чираттагы Нурлат сенсациясенең шаһитлары булды. Бәйгеләрнең берсендә Югары Норлат ат заводында туган Тенденция кушаматлы ат беренче булып килде.
Белешмә өчен. Нурлат торак пункты Россия карталарында рәсми рәвештә 1911 елда Сембер - Уфа тимер юл тармагындагы станция буларак теркәлә. Бирегә, булачак район үзәге урынына, 1909 елда тимер юлчыларның ике гаиләсе килеп урнаша. Алар биредә тимер юл салырга керешә. Станция төзелеше семафор янындагы будканы торгызудан башлана.
Нурлат районы Татарстанның көньягында Казаннан 220 чакрым ераклыкта урнашкан. Район чикләре Самара өлкәсенә барып тоташа. Районның көньяк өлешен 26 чакрым озынлыгындагы Куйбышев тимер юлы кисеп үтә.