Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев адресына Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путиннан котлау телеграммалары килде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Сезне дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм, сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим.
12 июнь - илебезнең иң яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россия көне ирек һәм демократия кыйммәтләре, кеше һәм гражданинның хокукый өстенлекләре, ә безнең көннәрдә җәмгыятьнең икътисади, социаль һәм мәдәни тормышын яңартуга уртак омтылыш, кешеләргә мул тормыш һәм Россиянең үсешен тәэмин итәчәк нәтиҗәләргә ирешү белән аерылгысыз бәйләнгән. Бөтен Россия җәмгыятенең тырышлыгы белән без моңа ирешербез дип өметләнәм.
Сезгә бәхет һәм эшегездә уңышлар, якыннарыгызга иң изге теләкләр теләп калам", - диелә Россия Президенты телеграммасында.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Россия көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Әлеге бәйрәм Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән аерылгысыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү омтылышы берләштерә.
Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык традицияләренә тугрылыкны, күп милләтле халкыбызны ныгытучы кыйммәтләрне саклап, без алдыбызга куйган максатларга ирешербез, барлык сынауларны да җиңеп чыгарбыз дип ышанам.
Сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телим", - диелә РФ Премьер-министрының котлау телеграммасында.