10 июнь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Россия Саклык банкының Идел–Нократ банкы рәисе Ирина Кудрявцева белән очрашты.
Республика башлыгына Россия Саклык банкының Татарстандагы эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында мәгълүмат биргәннән соң, Ирина Кудрявцева Татарстан җитәкчелегенә күрсәткән ярдәме һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Аның билгеләп үтүенчә, Татарстан Республикасы беренче чираттагы төбәкләрдән санала һәм “Татарстан банкы” бүлеге Россия Саклык банкының Идел–Нократ банкы эшендә зур роль уйный.
Минтимер Шәймиев Россия Саклык банкының финанс кризисы шартларында үз позицияләрен саклап кына калмыйча, халыкка хезмәт күрсәтү күләмнәрен арттыруына да игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, республика алга таба да Саклык банкы белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли, финанс хезмәте күрсәтүнең перспективалы уртак проектлары һәм формалары планлаштырыла.
Очрашу барышында яклар Татарстанның нефть химиясе комплексында, аерым алганда, “Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятендә кредит бирү һәм хезмәт күрсәтүгә бәйле проблемаларны тикшерде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге рәисе Геннадий Захаров һәм башка рәсми затлар катнашты.