8 июнь көнне Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ли Гю Хенның Татарстан Республикасына визиты төгәлләнә. Казан Кремлендә узган очрашу барышында илче Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә сәфәрдән алган хис–кичерешләре һәм уртак эш планнары хакында сөйләде.
Очрашуда шулай ук Корея Республикасының Россиядәге икътисади мәсьәләләр буенча илчелеге киңәшчесе Хан Сеонг Чин, кореялыларның Казандагы Милли–мәдәни мохтарияте рәисе Рудольф Ким, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Сәүдә–сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Татарстанга визиты барышында Ли Гю Хен Казан дәүләт университетында укытучылар һәм корея телен өйрәнүче студентлар белән очрашты, Корея мәдәнияте фестивален ачу тантанасында катнашты, “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Якшәмбе көнне Корея Республикасы делегациясе әгъзалары Алабуга районының Морт авылында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
М.Шәймиев Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашуда билгеләп үткәнчә, Корея мәдәнияте фестивале чаралары татарстанлыларда зур кызыксыну уяткан. “Илченең Татарстанга сәфәре барышында безнең мәдәният һәм икътисад өлкәләрендә күп кенә файдалы һәм мөһим элемтәләр урнашты, – дип ассызыклады ТР Президенты. – Безгә әлеге элемтәләрне хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм ныгыту максатында файдаланырга кирәк дип саныйм. Сезнең компанияләр белән хезмәттәшлек итү җиңелләрдән түгел, моңа ирешә алабыз икән – нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Алга таба хәрәкәт итәчәкбез”.
Минтимер Шәймиев Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңүен зур горурлык белән билгеләп үтте. Бу җиңү безнең өчен аеруча әһәмиятле, чөнки Кореяның киң колачлы спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдә гаять зур тәҗрибәсе бар. “Мин Көньяк Кореяда булдым һәм сезнең казанышларыгызга, халкыгызның хезмәт сөючән һәм талантлы булуына хәйран калдым”, – дип ассызыклады ТР Президенты.
“Мин кичә “Алабуга” махсус икътисади зонасында булдым һәм андагы шартларны үз күзләрем белән күрдем. Мин Татарстан Президентына махсус икътисади зона турындагы мәгълүматны Кореяның эшлекле даирәләре арасында таратырга сүз бирдем”, – диде Ли Гю Хен.