Әлеге бәйрәмне оештыруга ел саен һәвәскәрләр алына. Алар арасында Прагада урнашкан "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре, Чехиядәге Татарстан вәкиллеге һәм эшмәкәрләр бар.
Гомумән, бүгенге көндә Чехиядә йөзгә якын татар яши дип исәпләнә. Үзләренең беренче Сабан туен алар 2003 елда уздырды. Һәм шуннан бирле бу матур гадәткә әйләнде.
Анда Прага, Теплица, Брно һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребездән тыш, чех, казакъ, үзбәк, урыс халыклары да килә.