Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән очрашты
2009 елның 5 июне, җомга
5 июнь көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга РФ муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең сигезенче конференциясендә катнашу өчен килгән РФ Хисап палатасы рәисе, РФ контроль-хисап органнары Ассоциациясе рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Спикер С.Степашинны республикадагы икътисади вәзгыять белән таныштырганнан соң, ТР Хисап палатасының эшчәнлегенә тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Хисап палатасы аудиторлары санитарлар ролен үти, кадрларны саклап кала. "Тикшергәндә ачыкланган фактлар буенча Хөкүмәт чаралар күрә. Кызганычка каршы, эшләр тирәнгә киткәндә, Прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә туры килә", - диде парламент башлыгы, бүгенге көндә бу өлкәнең иң мөһим эш участогы икәнлеген һәм тикшерүләрнең файдага булуын белдереп.
"ТР Хисап палатасы турындагы" без эшләгән закон оптималь булып чыкты. ТР Хисап палатасы демократик юл белән формалаштырыла. Республика Президенты тәкъдиме белән, палатаның рәисе сайлана, парламентта палатаның аудиторлары кандидатуралары карала. Үткән сессиядә ТР Хисап палатасы рәисе итеп кабат Алексей Иванович Демидов сайланды. Депутатлар корпусы тарафыннан 3 аудиторның да кандидатурасы хупланды", - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.
С.Степашин сүзләренчә, бүгенге муниципаль контроль-хисап органнары аякка басып килә, аларның саны меңнән артып китә, инде билгеле бер система корылган. "Минемчә, Татарстанда эффектив һәм максатка ярашлы дәүләт-хисап контроле системасы төзелгән. ТР Хисап палатасы, яшь булуына карамастан, профессиональ планда һәм эшне оештыру ягыннан нәтиҗәле эшли", - диде ул.
Сергей Степашин фикеренчә, дәүләт-финанс контроле һәр тиеннең төбәкләргә барып җитүен тикшереп торган казначылык һәм бу тиеннәрне нәтиҗәле куллануны тикшергән хисап палатасы кебек структуралардан гыйбарәт булса, шул җиткән. "Бүгенге көндә безнең илдә контрольлек итүче 32 орган бар", - дип билгеләп үтте ул.
Икътисади кризис шартларында РФ Хисап палатасы эшчәнлегенә тукталып, С.Степашин, РФ Президенты Д.Медведев йөкләмәсе белән, федераль үзәктән финанс ярдәменә дәгъва итүче оешмалар буенча эшләүләрен белдерде. Билгеле булганча, бу исемлектә Татарстанның 11 оешмасы да бар. Сергей Степашин ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовны республика оешмаларын бергәләп контрольдә тотарга чакырды.
С.Степашин шулай ук 2013 елда Казанда узачак барлык объектларны тикшерү буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хисап палаталарының уртак чаралар планын әзерләү зарурлыгын билгеләп үтте.
Бүгенге очрашуда Татарстан ягыннан - шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, парламентның профильле комитетлары рәисләре, РФ Хисап палатасы ягыннан аудитор Сергей Рябухин катнашты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз