Кама Аланы туристлык-сәламәтләндерү паркының үзәге булачак

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
4 июньдә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Кама Аланы бистәсендә булды.

Үзенең сәфәрен ул индустриаль паркның төзелүче объектлары белән танышудан башлады. Аерым алганда, беренче вице-премьер стретчпленка һәм полимер җепләр җитештерү цехларында (аларны "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ төзи) булды.

"Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, биредә безнең тарафтан алдарак сүз барган барлык параметрлар да исәпкә алынган, инде август аенда ук бистәдә тәүге җитештерү куәтләре сафка басачак. Эшләр яхшы бара, дөрес, кайбер проблемалар да бар, әмма без аларны хәл итәрбез дип уйлыйм", - диде Равил Моратов төзелеш мәйданчыгы белән танышканнан соң.

Аннары Казан кунагы Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Кама Аланы башлыгы Игорь Привалов озатуында бистәнең булачак күп функцияле үзәге белән танышты. Ул теркәү палатасын, техник инвентарьлаштыру бюросын, салым хезмәтен, социаль яклау һәм Пенсия фонды бүлеген, коммерция банкын берләштерәчәк. Үзәк 1 августта ачылыр дип көтелә. Равил Моратов аны ачу тантанасында катнашачагын вәгъдә итте.

"Бу Татарстанда иң югары дәрәҗәдә җиһазландырылган тәүге күп функцияле үзәк булачак", - дип ассызыклады ул.

Бүген шулай ук бистә хакимиятендә Кама Аланын үстерү буенча кыска һәм урта сроклы тәкъдимнәр әзерләүгә багышланган эшче төркем утырышы узды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең "Кама Аланы" туристлык-сәламәтләндерү паркын төзү турында"гы Указын үтәү аның беренче темасы булды. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский әлеге юнәлештә башкарылган эшләр хакында сөйләде.

Аның докладыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта туристлык-сәламәтләндерү паркын үстерү планы инде формалаштырылган. Ул 100 мең гектардан артык мәйданны биләячәк һәм республиканың 5 муниципаль берәмлеге территориясендә (үзәге - Кама Аланы) урнашачак. Биредә берничә туристлык юнәлеше (аучылык, дәвалау-савыктыру, яшьләр, зоотуризм һәм башкалар) каралган. Моннан тыш, Кама Аланының үзенең яхт-клубы да барлыкка килергә мөмкин.

Анатолий Березинскийның сүзләренә караганда, туристлык паркын төзегәндә Россиядәге зур төбәкләрнең (мисал өчен, Камчатка һәм Байкал) тәҗрибәсе кулланылачак. Инде бу җәйдә үк Кама Аланында балыкчылар, авто-, мото- һәм велотриал буенча ярышлар, туристлык-спорт фестивале үткәрү күздә тотыла.

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары шулай ук бистә җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган кризиска каршы чаралар турындагы докладларны да тыңлады. Агымдагы ел башыннан Кама Аланында яшәүче 160 тан артык кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителгән, ялга китәргә мәҗбүр булган тагын 240 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылган. Бистәдә 16 эш урыннары ярминкәсе узган, шуның нәтиҗәсендә 327 кеше эшкә урнашу өчен юллама алган.

Шулай ук Кама Аланыннан Түбән Камага ташламалы автобуслар йөрүен дәвам итә, анда бару шәһәрдә эшләүче бистә кешеләренә нибары 12 сумга төшә. Аз тәэмин ителгәннәр өчен социаль ашханә эшли, Чистай тегү фабрикасының филиалы уңышлы үсеш кичерә.

Эшче төркемнең утырышы тәмамланганнан соң Равил Моратов җирле "Чулман су" мәдәният үзәгендә халык белән очрашты, анда бистәдә яшәүчеләрнең проблемаларын һәм теләкләрен тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International