Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Мәскәү өлкәсе татар мохтариятенең 10 еллыгы һәм Сабантуй уңаеннан "түгәрәк өстәл" узды
2009 елның 5 июне, җомга
Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә узган "түгәрәк өстәл" утырышында муниципаль берәмлек хакимиятләренең Мәскәү өлкәсендәге милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе хакында фикер алышынды.
"Түгәрәк өстәл"не Мәскәү өкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте (быел аның оешуына 10 ел тула) һәм Люберцы муниципаль районы хакимияте оештырды. Аларга Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенең территориаль берләшмәләр белән эшләү министрлыгы актив ярдәм күрсәтте.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар алдында төп доклад белән Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенең консультатив органнарны оештыру-методик яктан тәэмин итү һәм гражданнар белән эшләү идарәсе башлыгы Николай Плиско чыгыш ясады. Ул төрле этносларның дус-тату гомер кичерүенең күпьеллык традицияләрен яңадан торгызуда җирле үзидарә органнары каршында оештырылучы милләтләр белән эшләү буенча Консультатив советлар яки милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итүче Координация советларына, шулай ук Милли-мәдәни үзәкләргә зур өметләр баглый. "Алар милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә ярдәм итә, халыкта үзара хөрмәт һәм толерантлык хисләре тәрбияли", - дип белдерде Н.Плиско.
Люберцы районы хакимияте башлыгы Владимир Ружицкий муниципаль берәмлек территориясендә кешеләрдә "чит" мәдәнияткә, муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халыклар һәм этник төркемнәрнең традицияләренә хөрмәт уяту буенча алып барыла торган эшләр, Люберцы җирендә гамәлгә ашырылучы кызыклы проектлар һәм иҗади инициативалар хакында сөйләде. "Мәскәү өлкәсендә чираттагы Сабантуйны 20 июньдә бездә, Люберцыда үткәрү турындагы карар нәкъ шулар рәтенә керә", - дип ассызыклады район башлыгы һәм "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның барысын да әлеге бәйрәмгә чакырды.
Мәскәү өкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Мохтасаров аның эшчәнлегенә кыскача күзәтү ясады. Ул мохтарият тарафыннан 10 ел эчендә башкарылган эшләрнең күбесен Мәскәү өлкәсе хөкүмәте һәм барлык дәрәҗәдәге муниципалитет башлыкларының ярдәменнән башка гамәлгә ашырып булмас иде, дип ассызыклады.
"Түгәрәк өстәл" темасы буенча фикер алышуларда шулай ук җирле төбәк милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре Азиз Мөхәммәтов (Домодедово), Рифат Динюшев (Наро-Фоминск), Алла Ракша (Малаховка), Фаил Ибәтов (Люберцы), Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Зөһрә Миңнеханова һәм башкалар катнашты.
Әлеге чарада тагын бер мөһим вакыйга булды. Анда әле яңа гына Санкт-Петербургта дөнья күргән "Татары Подмосковья" дигән китап тәкъдим ителде. Аны чын мәгънәсендә энциклопедик басмалар рәтенә кертергә мөмкин.
МА "Татар-информ", 2009 елның 5 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз