Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР делегациясе Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен бәйрәм итүдә катнаша
2009 елның 2 июне, сишәмбе
2 июнь көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Оренбургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче чараларда катнаша.
Делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе - ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар бар.
Татарстан делегациясенең Оренбургка сәфәре Советлар йортында Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев, өлкә Закон чыгару Җыены спикеры Дмитрий Кулагин һәм өлкә Хөкүмәте вәкилләре белән очрашудан башланды. Очрашуда аграр секторны үстерүгә бәйле мәсьәләләр, шулай ук төбәкара хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынды. Алексей Чернышевның сүзләренә караганда, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте һәм аның структур бүлекчәләре Оренбург өлкәсендә геологик эзләнү эшләре алып бара. Искәртеп узабыз, узган ел Татарстанның Оренбург өлкәсе белән төбәкара әйләнеше 3775,4 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкырга артык.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Чернышев Оренбург өлкәсендә туып үскән каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары, сугыш һәм тыл ветераннары, татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче чаралар М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан сәнгать осталарының концерты белән дәвам итте. Татар мәдәнияте бәйрәмен өлкә губернаторы, ТР Дәүләт Советы спикеры һәм Татарстан делегациясе әгъзалары тамаша кылды. Тамаша залына җыелучыларны сәхнәдән ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде. "Оренбург җире Татарстан һәм татар мәдәнияте өчен - үзенчәлекле сәхифә, - дип ассызыклады ул. - Мирхәйдәр Фәйзи, Бату Мөлеков, Дәрдмәнд, Муса Җәлил кебек атаклы шәхесләр генә түгел, ә татар язучылары, композиторлары, милли интеллигенция вәкилләренең тулы бер плеядасы әлеге төбәкнең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шунысы игътибарга лаек, иртәгә Казанда үз вакытында Оренбургта беренче профессиональ татар труппасын оештырган Ильяс Кудашев-Ашказарскийга һәйкәл ачыла". Шәһәр үзәгендә заманча татар театры булдыруга гаять зур өлеш керткәннәре өчен, Зилә Вәлиева губернатор һәм өлкә Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Бүген Оренбургка визит барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм делегация әгъзалары өлкәнең милли-мәдәни мохтарият вәкилләрен бер урынга җыйган уникаль парк комплексын ачуда катнашачак, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 2002 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, Оренбург өлкәсендә 165 967 татар яши. Өлкә хакимияте органнары Оренбург өлкәсендә яшәүче халыкларның тарихын, традицияләрен, яшәү рәвешен һәм мәдәниятен исәпкә алып, милли проблемаларны хәл итәргә тырыша. Әлеге максаттан 2006-2010 елларга исәпләнгән Төбәк милли сәясәте моделен гамәлгә ашыру буенча өлкә максатчан программасы эшләнгән.
Өлкә шәһәрләре һәм районнарында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйны үткәрү күркәм традициягә әверелде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 2 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз