Р.Миңнеханов республиканың профсоюзлар активы белән очрашты

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
4 июньдә Хезмәт сараенда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың профсоюзлар активы белән очрашты. Ел саен уздырыла торган традицион очрашуның быелгысы катлаулы икътисади шартларда узганга, анда күтәрелгән мәсьәләләр эшсезлек,предприятиеләрнең бүгенге хәле, мәшгульлекне тәэмин итү, республикада кризис йогынтысын киметү буенча күрелә торган чаралар кебек актуаль темалар белән бәйле иде. Очрашуда министрлык-ведомстволар вәкилләре катнашып, ТР сәнәгать һәм сәүдә, финанс, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрларының чыгышлары тыңланды.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова билгеләп узганча, Россия, республикада кризиска каршы күрелә торган чаралар фонында социаль партнерлар булган профсоюзлар белән Хөкүмәт бергәләп хезмәттәшлек перспективаларын билгеләргә тиеш. Республикада рәсми эшсезләр саны 61 мең чиген узганда, бу җәйдә төрле уку йортларын 70 меңнән артык егет һәм кыз тәмамлавын исәпкә алганда, социаль партнерларның җитди бурычы - мәшгульлекне тәэмин итү, ди ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, бүген иң мөһиме - икътисади кризисның социаль кризиска китермәве. Аның фикеренчә, Хөкүмәттән, профсоюзлардан шул шартларда социаль инфраструктураның функциональ эшләвен тәэмин итү таләп ителә. Төзәтмәләр кертелгән бюджетны раслау бу тармакның функциональ эшләвенә ярдәм итәчәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгышыннан аңлашылганча, бүген республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны катлаулы 1998 елгы күрсәткечне узып киткән. Шунысы бар, соңгы 3 атнада эшсезләрнең атнасына 200 кешегә кыскаруы күзәтелә. Рәсми эшсезләр, икътисади актив халыкның 3,12 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта республикада иҗтимагый эш урыннарын да исәпкә алып, 33 меңләп вакансия исәпләнә. Бүген бурыч - вакытлыча мәшгульлек аша булса да халыкның керемен тәэмин итү. Бу эштә республика програмасында каралган 4 юнәлешкә зур өмет баглана. Министр проблемалар арасында предприятиеләрдәге хезмәт хакы бурычларын атады. Андый предприятиеләр саны 7 дистәдән артып китә. Бурычлыларның нигезен төзелеш предприятиеләре тәшкил итә. Әмма рәсми саннар бөтен хакыйкатьне ачмый. Бүгенге очрашуда хезмәт хакын түләүдә бурычлылырга карата чараларны катгыйландыру бурычы куелды.

Очрашуның икенче өлеше профсоюз активын борчыган сорауларга җавап бирү рәвешендә узды. Радиоэлектроника сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе вәкиле, мәсәлән, оборона заказы булмауга зарланды. Кәгазьдә язылган күләм әле дә булса алынмаган. Моңа кадәр игълан ителгән минималь тендер буенча да, финанслауның кайчан буласы мәгълүм түгел. Тармак предприятиеләре ел ахырына кадәр нәрсә белән мәшгуль буласыларын әле дә булса белми. "Шушы вәзгыять сакланганда яңа продукция җитештерү, җиһазлар сатып алу, кредитны каплау турында сүз дә була алмый", -ди ассоциация вәкиле. Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, бүген дәүләт заказы буенча конкурслар һәм сәүдәләрнең барысы да узмаган әле. Документлар вакытында әзерләнеп, тиешле министрлыкларга күптән юлланган булса да, моңа федераль хакимиятнең ашыгырга теләмәве тоткарлык ясый. Стратегик предпритятиеләргә вәгъдә ителгән дәүләт ярдәме белән дә шул ук хәл. Кризис шартларында дәүләт ярдәменә хокук алган стратегик предприятиеләрнең федераль исемлегендә Татарстанның 11 предприятиесе дә бар. Әмма хакыйкатьтә шуларның берсе -Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе генә 4,2 млрд. сумлык ярдәм алуга ирешкән.

Казан районнарында торак-коммуналь түләүләре күләмендәге сизелерлек аерма да очрашуда игътибардан читтә калмады. Бүгенге көндә Казан халкының 25 процент чамасы югары тарифлар буенча түли. Бу, Хөкүмәт башлыгы аңлатуынча, җылылык белән тәэмин ителешкә бәйле. Катнаш юл белән җылылык җитештерелгән урында, җылылык энергиясе арзан. Классик котельныйларда җитештерелгән җылылык энергиясе, киресенчә, кыйммәт. Гади котельныйлардан җылылык белән тәэмин ителүче йортлар санын киметү буенча махсус программа бар. Әлегә, финанс кыенлыклары булганга, бу эш тоткарланып тора. Бүгенге шартларны исәпкә алып, башкалада оптималь тарифка чыгу өчен 3-4 ел вакыт таләп ителә.

"Татстрой" җәмгыятенә караган оешмаларда эшләүчеләр кризиска карамастан, җитәкчеләр саны арту, аларның һәрберсен чит ил машинасы белән тәэмин итүгә зур канәгатьсезлек белдерде. Премьер, үз чиратында, проблеманы җентекләп өйрәнергә вәгъдә бирде.

Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзебезнең сәүдә нокталарына сыйфатлы продукцияләрен сатуга чыгара алмый. Сәүдә челтәрләре җитәкчелеге моңа киртә тудыра. Хөкүмәт башлыгы бу мәсьәләне чишүдә профсоюзларның ныклы ярдәме кирәк булуын ассызыклап, тагын да тыгызрак хезмәттәшлеккә чакырды. Республика профсоюзлар федерациясенең социаль партнеры булган Хөкүмәткә үз тәкъдиме дә бар иде.

Кайбер эре предприятиеләр профсоюзлар федерациясе белән контактка барырга теләмиләр. Үзләрендә профсоюзлар оешмалары төзү турында да теләкләре юк. Алар арасында "Татспиртпром", "ТАИФ", "АК Барс-Агро", "Кызыл Шәрык-Агро", "Вамин -Татарстан", "ЖБИ-3" кебек грандлар бар. "Аларда республика халкының хезмәте кулланыла. Бу предприятиеләрдә еш кына больничныйлар түләнми, җәйге яллар бирелми. Алар бүген профсоюз оешмасы төзесә, Хезмәт кодексын үтәргә тиеш булудан курка", -ди Татьяна Водопьянова. Ул Хөкүмәтне көчләрне берләшереп, бу проблеманы хәл итү өчен хезмәттәшлеккә чакырды.

"Барлык сорауларга бу очрашуда гына җавап табып булмый. Бүгенге шартларда Хөкүмәт профсоюзлар хезмәтттәшлегенең актуальлеге тагын да арта", -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Хөкүмәт рәисе профсоюзлар активы белән очрашуын ешрак итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Хәзерге кебек елга бер тапкыр түгел, ә кварталга бер тапкыр очрашып торырга сүз куештылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International