Фәрит Мөхәммәтшин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев белән очрашты
2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев белән очрашты. Леонид Ивлев Казанга Россия Федерациясенең Идел буе федераль округына керүче сайлау комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашу өчен килде.
Спикер Фәрит Мөхәммәтшин Л.Ивлевны Татарстандагы икътисади, сәяси-иҗтимагый вәзгыять белән кыскача гына таныштырып узды. "Бездә халык - студентлар, эшчеләр һәм фәнни җәмәгатьчелек актив рәвештә сайлауларга йөри. Бигрәк тә Казан кебек зур шәһәрләрдә", - диде парламент башлыгы. Аның сүзләренчә, әлегә республика да реаль күппартиялелек бар дип әйтеп булмый.
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев сүз алып, быел РФ Үзәк сайлау комиссиясенең эш планы нигезендә, федераль округлар буенча үзәк сайлау комиссияләре рәисләре өчен беренче тапкыр семинарлар уздырылуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мондый семинарлар Көньяк, Төньяк, Үзәк федераль округларда үтте. "Без иртәгә Казанда Идел буе федераль округы масштабындагы эшне башлыйбыз. Бу семинарлар ни өчен кирәк соң? РФ Президенты Дмитрий Анатольевич Медведев узган ел Федераль Җыенга Юлламасын җиткергәннән соң, сайлауларга кагылышлы федераль законнарга җитди үзгәрешләр керде. Бу үзгәрешләр турында фикер алышып, аларны тормышка ашыру буенча уртак чаралар күрергә кирәк. Аннан соң безгә сайлау комиссияләре тәҗрибәсе, яңа барлыкка килә торган "кара" технологияләргә каршы тору турында да фикер алышу зарур. Без, шулай итеп, 2011 елда - РФ Дәүләт Думасына, 2012 елда РФ Президентын сайлауларга әзерлек алып барабыз", - диде Л.Ивлев.
Казанда узачак семинарда Идел буе федераль округына кергән субъектларның 14 сайлау комиссиясе җитәкчеләре, РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкиле вәкилләре, РФ Дәүләт Думасындагы 4 партия әгъзалары да катнашачак. "Сайлау комиссиясе - сәяси партияләрнең союзнигы. Ә алар үзләренең мөнәсәбәтләрен нәкъ менә сайлаулар вакытында ачыклый башлый", - дип белдерде Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.
"Ни өчен семинар Казанда уза дигәндә, аның матур шәһәр булуы аркасында түгел, без киңәшмәләрне федерацияләрнең сайлау комиссияләре эшчәнлеге үрнәк булган субъектларда үткәрәбез. Ә Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясе үрнәгендә башка күрше төбәкләрнең сайлау комиссияләре җитәкчеләре дә эшкә өйрәнә алыр иде", - диде Леонид Ивлев.
Очрашуда шулай ук Татарстан ягыннан - ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе башлыгы Андрей Ощепков, РФ Үзәк сайлау комиссиясе ягыннан - сайлау комиссиясе секретаре Николай Конкин, комиссия әгъзалары катнашты.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.