Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Әстерханның "Дуслык" өлкә татар җәмгыяте хисап утырышы уздырды
2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Әстерханның "Дуслык" татар милли-мәдәни җәмгыяте 2007 елның маеннан алып быелның май аена кадәр башкарылган эшләренә хисап-сайлау утырышы уздырды. Ул җәмгыятьнең уставы нигезендә үткәрелде.
"Дуслык"ның ике елда башкарылган эшләре турында җәмгыятьнең рәисе Әнвәр Алмаев тәфсилле итеп чыгыш ясады. Өлкәдә татар милли мәдәниятнең торышы, үсеше белән бергә, ул милли мәгариф мәсьәләсенә дә тукталды. Соңгы вакытта бу өлкәдә хезмәттәшлекнең Әстерхан өлкә мәгариф министрлыгы белән берлектә алып барылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, өлкәнең татар теле укытучылары абурен күтәрү максатыннан, рухи һәм матди ярдәм күрсәтелүен белдерде.
Шул ук вакытта Ә.Алмаев тарафыннан Әстерханда чыгып килүче "Идел" татар газетасының эчтәлеге яңаруына һәм укучылары саны артуына басым ясалды, җәмгыять каршындагы китапханә фондларының даими рәвештә тулыланып торуы билгеләп үтелде. Докладында ул шәһәр мэры Сергей Боженовның Әстерханда узачак Сабан туйларын уздыруда ярдәм итүен дә ассызыклады.
Җәмгыятьнең резивизион комиссиясе хисап чыгышы һәм башка чыгышлар, тәкъдимнәрдән соң, сайлаулар узды. Нәтиҗәдә, яңа эш дәверенә, 2009-2011 нче елларга бертавыштан "Дуслык" татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе итеп Әнвәр Ибраһим улы Алмаев сайланды.
Ә менә татарлар күпләп яшәгән Нариман һәм Идел буе районнарының "Дуслык" җәмгыяте филиаллары җитәкчеләре итеп Венера Мусаева белән Нурия Гозәерова билгеләнде. Утырышның соңында Ә.Алмаев җәмгыять исеменнән Рәхмәт хатларын ияләренә тапшырды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 4 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз