Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин ТЮРКСОЙ генераль директоры белән очрашты
2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
4 июнь ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов белән очрашты.
Очрашу барышында ТР парламенты башлыгы ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасының илләр һәм халыкларның төбәк хезмәттәшлеген үстерүдәге зур ролен билгеләп үтте. Аерым алганда, кичә Казанда ачылган төрки халыкларның "Нәүрүз" IX Халыкара театр фестивале театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту белән бергә, төрки халыклар театрларының дөньядагы театр процессына интеграцияләнүенә дә ярдәм итә.
"Татарстан Республикасы җитәкчелеге инициативасы белән 1998 елда үткәрелә башлаган фестиваль, быел, кризиска да карамастан, анда күп санлы тетар коллективларының катнашуы белән куандырды, - дип ассызыклады Дюсен Касеинов. - Фестивальдә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 13 театр коллективы катнаша".
Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларның игътибарын ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы кысаларында халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту буенча эзлекле һәм максатчан эшне дәвам итү, төрки илләрнең гуманитар өлкәдә үзара мөнәсәбәтләрен активлаштыру кирәклегенә юнәлтте.
Очрашуда шулай ук ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасында катнашучыларның санын арттыру перспективалары, якын киләчәктә Татарстан Республикасы һәм ТЮРКСОЙ арасындагы хезмәттәшлек планнары хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 4 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз