Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла.

Бүген республика башлыгы Төньяк башкалага килде. Хөрмәтле кунакны Санкт-Петербург вице-губернаторы Александр Вахмистров, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Шамил Акбулатов, "Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев, татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, шәһәрнең Адмиралтейски районы башлыгы Александр Любимов каршы алды.

Бүген Смольный сараенда Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелыр дип көтелә.

Татарстан башлыгы бүген Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе белән дә танышачак.

Иртәгә Минтимер Шәймиев ХIII Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумын ачу тантанасында һәм "Глобаль икътисади кризис: тәүге сабаклар һәм киләчәккә караш" дип исемләнгән пленар утырышта катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International