Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форум ачыла
2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
4 июньдә Санкт-Петербургта XIII Халыкара икътисади форум ачыла. Анда әйдәп баручы сәясәтчеләр һәм икътисадчылар җыелачак. Форумда Татарстан делегациясе дә катнаша.
Форум дөнья үсешендәге хәзерге этапның актуаль мәсьәләләренә багышланган. Форумда катнашучылар Халыкара финанс институтларының киләчәген аңлауда яңа алымнар, банк секторының үсеш перспективалары, Хөкүмәт тарафыннан күрелүче чараларның нәтиҗәлелеге һәм башка темалар хакында фикер алышачак. Россиянең әлеге мәсьәләләрне хәл итүдәге роленә аерым игътибар бирелер дип көтелә.
Форум кысаларында РФ Президенты Дмитрий Медведев әйдәп баручы Халыкара компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашачак, дип хәбәр итә "Интерфакс".
РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина хәбәр иткәнчә, 5 июньдә форум кысаларында - "икътисади" көн, ә 6 июньдә "финанс" көне чараларын үткәрү планлаштырылган.
Халыкара икътисади форум барышында Петербургның 5 меңгә якын милиционеры тәртип саклаячак. Моннан тыш, аларга Россиянең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре ярдәм итәчәк. Бу вакытта "Ленэкспо" комплексы урнашкан Васильев утравы милициянең төп игътибар зонасы булыр дип көтелә, форумның төп чаралары шунда узачак. Транспорт магистральләренә дә аерым игътибар бирү күздә тотыла.
Легендар "Duran Duran" төркеме һәм җырчы "Anastacia"нең концерты форумның беренче көнендә төп мәдәни вакыйгаларның берсе булачак. Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында Сарай мәйданында бушлай концерт бирү инде күркәм традициягә әверелде. Шулай ук шәһәрнең Мариин, Александрин, Михайлов театрлары, филармония һәм башка әйдәп баручы мәдәни мәйданчыклары да үз программаларын тәкъдим итәчәк.
Форумның эшен дөньяның 27 иленнән килгән журналистлар яктыртачак, дип хәбәр итә "Вести" телеканалы.
МА "Татар-информ", 2009 елның 4 июне
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз