Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда беренче тапкыр төнге фотокросс була
2009 елның 3 июне, чәршәмбе
5 июнь көнне сәгать кичке 10да Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан "Төнге күренеш"/"Ночное видение" дип аталган төнге клуб фотокроссы старт алачак. Аны Goрarty.ru сайты, Татарстанның яшь фотографлары берлеге һәм Казан фотокроссы оештыра.
Традицион фотокросс кагыйдәләреннән ялыккан, бу өлкәдә яңа тәэсирләргә һәм иреккә омтылганнар өчен "Төнге күренеш" үзенчәлекле һәм кызыклы булачак, дип игълан итәләр оештыручылар. Моның өчен 2шәр кешедән торган командалар Казан клубларына фотоауга чыга. Ләкин моның өчен старт алдыннан һәр командага берничә тема тәкъдим ителә, шуларның 5се - мәҗбүри. Шушы темаларның һәркайсына клубта кимендә 1 фото төшерергә тиеш, командалар исә фотокросста катнашкан теләсә кайсы клубка тоткарлыксыз керә ала.
Билгеләнгән тема буенча әзер фотографияләрне исә
go@goparty.ru
электрон адрес буенча икенче көннең, ягъни 6 июнь сәгать кичке 5кә кадәр җибәрергә кирәк була. Алар өчен тавыш бирү 2 этаптан тора: югарыда әйтелгән сайтта теркәлү узган теләсә кем фотолары буенча финалистлар сайлап алуда катнаша, аннары алар арасыннан профессиональ жюри җиңүчене сайлый. Фотокросста җиңүчегә 5 мең сум акчага сертификат бирелә. Төп приздан кала, тагын махсус номинация дә каралган, ләкин оештыручылар аны әлегә сер итеп саклый.
Фотокросста катнашырга теләгәннәрдән 18 яше тулганнары гына, хәзердән үк,
go@goparty.ru
адресы буенча заявка бирә ала. Ләкин катнашучы команданың исемен дә туры килгән темасы буенча алдарак әйтелгән сайтта 5 июнь сәгать кичке 8гә кадәр теркәү зарур. Шул ук көнне Мулланур Вахитов һәйкәле янында сәгать кичке 9да (стартка кадәр 1 сәгать алдарак) регистрация узу, шуның өчен алдан бирелгән заявка белән 150 сум, ә алдан заявка бирелмәгән очракта 200 сум взнос түләү шарт.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, катнашу теләге белдереп заявка биргәндә команданың исеме, аның составы, элемтәгә керү өчен телефон, e-mail һ.б. виртуаль адрес калдыру таләп ителә.
"Tatar-inform"
, June 3, 2009
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз