Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов "Schneider Electric" компаниясе делегациясе белән очрашты
2009 елның 3 июне, чәршәмбе
3 июньдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Schneider Electric" компаниясе делегациясе белән очрашты, анда республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда кунакларны сәламләде. "Без "Schneider Electric" компаниясе делегациясен кабул итә алуыбызга шат. Корпоратив чараны үткәрү урыны буларак Казанны сайлавыгыз куандыра, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга. - Бу республиканың инвестицион потенциалын күтәрүгә ярдәм итә".
"Без югары технологияле күп кенә проектлар гамәлгә куябыз, дөньяга танылган компаниянең безгә килүе әһәмияткә ия, - дип белдерде Татарстанның Премьер-министры. - Хәзер сезнең компания республикада югары технологияләрне кертә".
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин компания делегациясенә республиканың икътисади потенциалын тәкъдир итте.
"Schneider Electric" концерны электр энергиясе өлкәсендә дөньякүләм танылган компания.
2006 елның ахырында Татарстан Хөкүмәте, "Татэнерго" ААҖ һәм "Schneider Electric" арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды, аның кысаларында 2008 елның июлендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты катнашында "Шнейдер Электрик Эквипмент Казань" заводының беренче чираты ачылды. Хәзерге вакытта бу производствода 160 кеше эшли, производство "Q-Park" логистика үзәгендә (Столбище бистәсе) 7 мең квадрат метрны били. Проектка 5 млн. евродан артык инвестиция кертелгән. Завод персоналы Франциядә стажировка үтеп кайткан.
Шулай ук 2008 елның июлендә Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә иң зур булган "КГЭУ - Шнейдер Электрик - Татэнерго" уку үзәге ачылды, ул "Schneider Electric" компаниясенең заманча җиһазлары белән тәэмин ителгән. Үзәк студент-энергетикларны укыту, шулай ук Татарстанның һәм якындагы төбәкләрнең компанияләре, оешмалары белгечләрен яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүгә исәпләнгән.
2009 ел башында Түбән Камада "Schneider Electric" офисы ачылды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз