Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Түбән Кама нефтехим" нәтиҗәле эшләвен һәм үсүен дәвам итә
2009 елның 3 июне, чәршәмбе
Россиянең эре предприятиеләренең берсе булган "Түбән Кама нефтехим", катлаулы чорга да карамастан, бүген нәтиҗәле эшләвен һәм үсүен дәвам итә. Компания акционерларының еллык гомуми җыелышында чыгыш ясаган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Хөкүмәт башлыгы 2008 елның икътисадның күпчелек тармаклары өчен уңышлы ел булуын, әмма ел ахырында хәлнең тамырдан үзгәрүен билгеләп үтте. Татарстан кебек экспортка йөз тоткан предприятиеләре булган төбәкләр кризисның йогынтысын аеруча нык сизде. Шушындый катлаулы шартларда да республикада 2008 ел ахырына тулай төбәк продукты күләме 930 млрд. сумлык булган. Аның үсеше, 2007 ел белән чагыштырганда, 7,1 процент тәшкил итә. Бу үсешне тәэмин итүгә республиканың нефть химиясе тармагы саллы өлеш керткән. "Татарстан Россиянең нефть химиясе өлкәсендә лидеры. Республика илнең полиэтилен, полипропилен, шиннар базарында әйдәп баручы ролендә. Россиядәге полистирол пластикның 70 проценттан артыгы Түбән Кама предприятиесендә җитештерелә", - ди Хөкүмәт башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, "Түбән Кама нефтехим" конкурентлы продукция җитештерергә сәләтле. Бүген барысы да базарда продукциягә сорау булуга һәм икътисадның кризистан кайчан чыгуына бәйле булачак. Валюта курсында аермалар барлыкка килүгә карамастан, Түбән Кама предприятиесе табышка эшли алган. 1999 елдан бирле биредә 45,8 млрд. сумлык капитал салулар үзләштерелгән, Бу, елына уртача 4,6 млрд. сумнан артык дигән сүз. "Әгәр бу капитал салулар булмаса, биредә бүген яңа продукция чыгарып булмас иде", - ди Рөстәм Миңнеханов.
"Түбән Кама нефтехим" барлык дәрәҗәдәге бюджетларга зур салымнар түләүче, 20 меңнән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итүче, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче дә. Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, Кама Аланы территориясендә технопарк төзү мәсьәләсе республикада җитештерелгән полимерларның кимендә 30 процентын үзебездә эшкәртү бурычы куелуга бәйле. Премьер белдерүенчә, бу технопаркны төзү яңа эш урыннары булдыру аша кече бизнесны үстерүгә, алга таба полимерларны эшкәртү күләмен арттыруга ярдәм итәргә тиеш. "Түбән Кама нефтехим" федераль һәм республика бюджетлары белән берлектә бүген бу бурычны чишүгә алынган.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз