13 июнь көнне Изге Болгар җыены узачак

2009 елның 3 июне, чәршәмбе
13 июнь көнне Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар каласында Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1120 еллыгына багышланган "Изге Болгарда - җыен" дигән чара узачак. Быел да анда Казаннан, республиканың шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән милләттәшләребез, динкардәшләребез килер дип көтелә.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча идарә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International