Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Башкортстанда татар милли-мәдәни мохтариятен төзү җыены үтәчәк
2009 елның 2 июне, сишәмбе
Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Әлеге сөйләшүдә шушы атнаның шимбәсендә Уфада үтәчәк Башкортстан татарлары җыенына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта әйтелүенчә, Уфада узачак җыенда төп мәсьәлә булып Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген рәсмиләштерү каралачак. Шушы мохтариятне оештыру корылтае сыйфатында булачак бу җыен.
Утырышта төп сүзне алып чыгыш ясаган танылган җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигнов әйтүенчә, Уфада һәм Кушнаренко белән Благовещен районнарында татар милли-мәдәни мохтариятләре төзелгән дә инде. Алардан 6 июньдә үтәчәк җыенга делегатлар сайланган. Ә җәмгысе бар республика буенча бу шимбәдә үтәчәк корылтайга 110 кеше вәкил булып килә.
Рамил Бигнов татар оешмалары җыенына бина алу мәсьәләсендә тагын проблемалар килеп тууын әйтте. Аның сүзләренчә, хакимиятләр башта моңа ризалык биргән. Әмма хәзер кайсы гына мәдәният сараена мөрәҗәгать итсәләр дә, төрле сәбәпләр табып, бина бирмәүне хуп күрәләр икән.
"Ә кайбер биналар хуҗалары турыдан-туры рәсми хакимиятләрдән куркуларын әйтә", - диде шушы корылтайны үткәрү комитеты җитәкчесе, профессор Мәҗит Хуҗин.
Шушы шартларда киңәшмәдә катнашучылар республика татар милли-мәдәни мохтариятен төзү җыенын Рамил Бигнов тарафыннан татар гимназиясе өчен дип тапшырылган һәм соңрак хакимиятләр тарафыннан җимертелгән бина янәшәсендә, ачык һавада үткәрергә килеште.
Киңәшмәдә җыенга соңгы әзерлек эшләре тикшерелде, чыгыш ясаячак кешеләр тәгаенләнде. Конференциягә Казаннан да кунаклар чакырылуы турында әйтелде.
Әлеге җыен барышында Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге төзелүнең 20 еллыгы да бәйрәм ителәчәк. Анда милли хәрәкәттә актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы да үтәчәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 2 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз