29 апрельдә "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Чехия-Татарстан эшлекле форумы узды. Аны ачу тантанасында Чехия Республикасы Президенты Вацлав Клаус һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чехия лидерына Казанга килүе өчен рәхмәт әйтте. "Без моны республикабызга карата хөрмәт билгесе буларак кабул итәбез", - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы Вацлав Клауска ел саен диярлек Чехиягә баруын, гади кешеләр белән аралашуын, кайчандыр социалистик дәүләтләрнең берсе булган илнең уңышлы рәвештә икътисади үсеш кичерүен хәбәр итте. "Чехиядә халыкны җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнергә һәм уңышка ирешергә мөмкинлек бирүче төрле предприятиеләр башка илләргә караганда күбрәк, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. - Гражданнар сезнең илдә үзләрен яхшы хис итә". (10,3 миллион кеше яшәүче илдә 2006 елда уртача хезмәт хакы аена - 944 доллар, тулаем эчке продукт 122 миллиард доллар тәшкил иткән).
ТР Президенты үз чыгышының аерым бер өлешен Чехия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең тарихына багышлады. Ул ассызыклаганча, безнең борынгы бабаларыбыз арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр моннан 10 гасырлар элек урнашуын һәм нәкъ менә Казан Кремле территориясендә табылган акча ярдәмендә ("аны чех сәүдәгәрләренең кайсы да булса берсе югалткан булуы ихтимал") шәһәргә нигез салынуга 1000 ел булуын ачыклауга ирешелде. Минтимер Шәймиев шулай ук бай мәдәни элемтәләр - Бөгелмәдә Ярослав Гашекның Россиядә бердәнбер музее, Казанда дөнья күләмендә танылган чехлар - Я.Гашек һәм Ю.Фучик исемнәрен йөртүче ике урам булуы хакында сөйләде. Үз чиратында, Чехиядә инде 10 елдан артык Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге, 300 кешене берләштергән татар җәмгыяте эшләп килә, Прагада "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе урнашкан. "Без сезнең илдәге үз вәкиллегебезнең эшчәнлеген үстерергә ниятлибез, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев Вацлав Клауска. - Һәм сезгә Чехиядә татар диаспорасы яшәеше өчен бергәләп шартлар тудыруда безгә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итәчәкбез".
"КАМАЗ" ААҖ һәм "Татра" компаниясе Халыкара раллиларда даими рәвештә көндәшлек итүгә дә карамастан, ТР Президенты Татарстан машина төзүчеләренә чех коллегаларыннан өйрәнерлек әйберләр җитәрлек дигән фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, Чехия һәм Словакия үзләренең машина төзү предприятиеләре, эшләп чыгарыла торган продукцияләренең сыйфаты белән һәрвакыт аерылып торды. Минтимер Шәймиев чех эшкуарларына Татарстан территориясендә автокомпонентлар эшләп чыгару буенча җитештерү куәтләре урнаштырырга тәкъдим итте. 1999 елда "Алабуга" ирекле икътисади зонасында төзелгән "ЦБС Аутомотив Алабуга" (хәзерге "Д Пласт-Эфтек ТР") уртак предприятиесе бу планда "беренче карлыгач" булды.
Бүгенге форумның әһәмиятен ассызыклап, Минтимер Шәймиев болай диде: "Бүген Татарстан һәм Чехиянең барлык структуралары өчен дә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирелә. Аларның уртак кызыксынулары бардыр дип уйлыйм".
Чех лидеры, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә ял көне булуга карамастан очрашу мөмкинлеге биргәнгә һәм форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде. "Әлеге акчаны чех эшкуары йә булмаса берәр түрә югалтканмы, анысын белмим, әмма мин биредә акча югалтырга әзер, - диде Вацлав Клаус, шаяртып. - Шулай да ике илнең эшкуарлары үз акчаларын югалтсалар, бу дөрес булмас иде. Безнең арада икътисади мөнәсәбәтләр салынган акчаларны югалтмыйча гына үсәр дип өметләнәм". Чехия Президенты тауар әйләнешен арттыру һәм инвестицияләрнең күләмен үстерүне яклап чыгыш ясады. Ул шулай ук кичә Казанга килгән чех эшкуарларының республика сәнәгатьчеләре белән үзара бәйләнеш ноктасын табуларына һәм ике якка да файдалы хезмәттәшлек турында хәлиткеч карар кабул итүләренә ышаныч белдерде.
Мартин Ржиман Чехия Хөкүмәте төбәкләр арасында турыдан-туры хезмәттәшлек итүгә басым ясавын ассызыклады. 2006 елда Чехия һәм Россиянең тауар әйләнеше - 7,5 миллиард доллар, шул исәптән Татарстан белән 360 миллион доллар тәшкил иткән. "Хәзерге вакытта Чехия Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 11нче урында тора, - дип билгеләп үтте ул. - Беренче унлыкка керә алсак бик тә шат булыр идек". Вацлав Клаус кебек үк, Мартин Ржиман да сәүдә мөнәсәбәтләрендә килеп туган структурага борчылуын белдерде, ник дигәндә Чехиядән Татарстанга импорт өлеше экспорттан 35 мәртәбә кимрәк. Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры форумда катнашучыларның исенә төшергәнчә, Казанның 1000 еллыгы алдыннан чех бизнесменнары тарафыннан шәһәрнең кайбер урамнарында һәм Кремльдә яктырткычлар урнаштыру буенча проект гамәлгә ашырылган, узган елда Чехиянең "FAVEA" компаниясе "Татхимфармпрепаратлар" ААҖ белән җитештерү линиясен яңарту турындагы килешүгә кул куйган. Мартин Ржиман фикеренчә, бүгенге форум һәм Казанда быелның 19-22 июнь көннәренә билгеләнгән "Чехия - Сезнең партнер" милли күргәзмәсе (анда Чехиянең 50дән артык компаниясе катнашырга теләк белдергән инде) икътисади элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәргә тиеш. "Сәясәтчеләр тарафыннан яртылаш ачылган ишекләрне сез төбенә кадәр ачарсыз дип өметләнергә генә кала", - дип мөрәҗәгать итте чех министры эшлекле даирәләргә.
Хафиз Салихов кыскача гына Татарстанның Чехия белән тышкы икътисади хезмәттәшлек динамикасы, Татарстан икътисадының структурасы, "Алабуга" махсус икъдисади зонасы һәм башка сәнәгать мәйданчыкларының мөмкинлекләре хакында сөйләде. "Татарстан тышкы базарны приборлар, авиатөзелеш продукциясе һәм башка әйберләр белән тәэмин итәргә сәләтле", - дип ассызыклады ул. Чехиядә индустриаль паркларның киң челтәре гамәлдә булуын билгеләп үтеп (аларның гомуми саны 90нан артып киткән), Хафиз Салихов аларны үстерү буенча үзара тәҗрибә уртаклашу, шулай ук ТР икътисадында кече бизнесның ролен көчәйтү өчен тиешле шартлар булдыру кирәклеген әйтте.
Соңыннан ике Президент - Вацлав Клаус һәм Минтимер Шәймиев катнашында ике зур килешү имзаланды. Беренче документ Казанда Россиядә иң эреләрдән саналган, 600 ятакка исәпләнгән ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен булдыруны күздә тота. Әлеге килешүгә Казан мэры Илсур Метшин, "Комерчни Банк" департаменты директоры Яна Швабенская һәм "FAVEA Engineering" фирмасының экспорт буенча директоры Максим Хамет кул куйды. Татарстан-Чехия уртак проектының икенчесе Миңнебай газ суырту заводын 30 мегаватт егәрлекле газ турбиналы электр станциясе белән җиһазлауга кагыла. Килешүне "Татнефть-Такарал" ҖЧҖ һәм "ЧКД Новее Энерго" АҖ җитәкчеләре имзалады.