Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Республикада "Без булдырабыз" хәйрия акциясе барышында 100 млн. сумнан артык акча җыелган
2009 елның 3 июне, чәршәмбе
Республикада узган "Без булдырабыз" хәйрия акциясе барышында 100 млн. сумнан артык акча җыелган. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яңгырады. Анда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган әлеге масштаблы акциянең якынча йомгаклары игълан ителде. Журналистларга бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры, акцияне оештыру комитеты рәисе Зилә Вәлиева, ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре сөйләде.
Зилә Вәлиева республикада балаларга ярдәм өчен узырылган әлеге акцияне үткәрүдә министрлыклар-ведомстволар, муниципаль берәмлекләргә зур йөк төшүен, аларның һәрберсенең бу чараны югары дәрәҗәдә оештырып, үткәрүен билгеләп үтте. Хөкүмәт рәисе урынбасары шулай ук бу бердәм эшне оештыру һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән массакүләм мәгълүмат чараларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, "Без булдырабыз" акциясе дәвамында җыелган 100 млн. сум акчаның 67 млн. сумын муниципалитетлар тәэмин иткән. 14 млн. сумы - "АК Барс -Созидание" хисабына күчерелгән акчалар. "Без булдырабыз" акциясе кысаларында узучы "Балалар" СМС акциясе буенча алынган акчалар да шушы хисапка кертелгән. Билгеле булганча, әлеге СМС акция авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм максатында оештырылды. Ул балалар йортларында, күп балалы һәм аз тәэмин ителүче гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү, каты авырулы балаларны дәвалау, балалар реабилитация үзәкләре, дәвалау учреждениеләренә кирәк булган җиһазлар, спорт инвентарьлары һ.б. алу өчен акча туплауны күздә тота. Апрель аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр 5075 номерына 585 меңнән артык хәбәр алынган. СМС акция 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Премьер-министр урынбасары "Без булдырабыз" акциясенә республиканың эре предприятиеләренең үзеннән зур өлеш кертүен аерым билгеләп узды. "Татнефть", мәсәлән, 1 көнлек хезмәт хакын күчерүдән тыш, махсус хисапка тагын 15 млн. сум акча күчергән. Моннан тыш, 1 июньдә "Беренче канал" "йолдызлары" катнашында балаларга бәйрәм чарасы уздыру өчен "Татнефть-Арена"ны бушлай тәкъдим иткән.
ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова аңлатуынча, "Без булдырабыз" акциясе барышында җыелган акчаларның барысы да максатчан файдаланачак. "Бу җыелган сумма абстракт акчалар түгел, ә конкрет ихтыяҗларны күздә тотып җыелган", -ди ул. Акция кысаларында гамәлгә ашыру өчен, балаларның дәвалау, белем һәм социаль учреждениеләренә, инвалид балаларга адреслы ярдәм программасы эшләнгән иде. Анда конкрет учреждениеләрнең бүгенге көндә нинди җиһазларга мохтаҗлык кичергәне, аларның якынча бәяләре урын алган. Быелгы акция барышында җыелган акчаларның нинди максатларга сарыф ителүе хакында мәгълүмат ТР Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советының порталында урын алачак( www.blagort.ru). "Моннан 2 ел элек республикада Хәйрия балы уздырылып, аның барышында 8 млн. сум акча җыелган иде. Шул елны җәй дәвамында ул акчаларга медикаментлар алынып, алар балаларга тапшырылды. Бу эш массакүләм мәгълүмат чараларында һәрдаим яктыртып барылды. Быелгы акция барышында да акчаларның керүе һәм аларның нинди максатларга тотылуы хакында ММЧ аша хисап бирелеп барылачак", -ди Татьяна Ларионова.
Бүгенге брифингта катнашучылар билгеләп узуынча, "Без булдырабыз" хәйрия акциясенең асылы аның матди ягына, ягъни күпме акча җыелуга кайтып калмый. "Җәмгыятьнең балалар проблемасына игътибары арту тагын да мөһимрәк", -ди алар. Зилә Вәлиева белдергәнчә, бу акция һәркемнең ярдәм итә алырга сәләтле икәнен күрсәткән. Аның фикеренчә, бер акция уздыру белән генә бөтен проблеманы чишәргә мөмкин түгел, билгеле. Иң мөһиме- бу хәйриячелекне алга таба дәвам иттерү, аны республикада яшәү рәвеше итүгә ирешү. "Быелгы акция бөтенебез бергә алынганда моны гамәлгә ашырып була икәнне исбатлады", -ди ул.
МА "Татар-информ", 2009 елның 3 июне
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз