Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале башлана
2009 елның 2 июне, сишәмбе
3 июньдә Казанда төрки халыкларының "Нәүрүз" дип исемләнгән театр фестивале старт ала. Өч көнгә исәпләнгән чара барышында башкала тамашачысына һәм, гомумән, сәнгать сөючеләргә үзенчәлекле бай программа тәкъдим ителә.
Фестивальдә исә татар театрлары белән бергә, Кыргызстан, Казакъстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбәйҗан, Якутия, Хакасия, Алтай коллективлары чыгыш ясый. Спектакльләр исә 6 сәхнәдә - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында, В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театрында, "Әкият" курчак театрында тәкъдим ителә. Бүген исә фестиваль кунагы - С.Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры "Мөһаҗирләр" (М.Галәү) дигән спектакль күрсәтә.
Иртәгә Г.Камал театры фойесында, татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан, бронза һәйкәл ачыла. Аның авторы - Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз, сынчы Кадыйм Җәмитов.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.