Казанда Корея Республикасы мәдәнияте көннәре узачак
2009 елның 2 июне, сишәмбе
5-8 июнь көннәрендә Казанда Корея мәдәнияте көннәре узачак. Биредә ул Корея Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр оешуга 20 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелә.
Фестивальнең ачылыш тантанасы 6 июнь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Бу көнне Корея Республикасы сәнгатьчеләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, фестиваль кысаларында корея фотографлары эшләренннән төзелгән "Корея буйлап сәяхәт" дигән фотокүргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.
Ә менә кино сәнгате сөючеләр корея режиссерлары эшләрен күрә ала. Казанлылар игътибарына 2003-2007 елларда төшерелгән нәфис фильмнар тәкъдим ителә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.